Чулман проспектында эш кызу бара
Яр Чаллының Чулман прспектында ремонт эшләре кызу темплар белән бара.
Юл төзүчеләргә Нариманов урамынннан Яшьлек проспектына кадәр 16,6 километр юлны киредән ясарга туры килә. Хәзерге вакытта юл читендәге ташларның 90% алынган, алар яңалары белән алыштырылачак. Ремонт эшләрен башкаручы "Камдорстрой" тресты Чулман проспектын тәртипкә китерү өчен 1 миллиардка якын акча сарыф итәчәк. Юл төзүчеләр төннәрен дә эшлиләр, бу графикка сыешу өчен кирәк. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев төнге эшләр вакытында булган тавышларга юлга якын яшәүчеләрнең түзеп торуларын сорады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев