Дәүләт ярдәме – күпме күләме?
1 апрельдән янә 2,9 %-ка дәүләт тәэмин ителешенә бәйле пенсияләр индексацияләнәчәк, шул исәптән 9 мең чаллылыга социаль пенсияләр артачак.
1 апрельдән янә 2,9 %-ка дәүләт тәэмин ителешенә бәйле пенсияләр индексацияләнәчәк, шул исәптән 9 мең чаллылыга социаль пенсияләр артачак.
Ел саен 1 августта эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре яңадан карала. Бүгенге көндә аның уртача күләме 13 168 сумны тәшкил итә. Пенсиясе яшәү минимумыннан (8,232 сум) азрак булган эшләмәүче пенсионерларга федераль социаль өстәмә түләүләр каралган. Мондый өстәмәне шәһәрдә 7, 376 кеше ала.
2018 елдан ата-аналарының икесе дә билгесез булган балаларга социаль пенсия билгеләнгән. Әлегә кадәр мондый категориягә кергән балаларның юридик хокуклары ятим балалар белән чагыштырганда азрак иде, чөнки туендыручысын югалтучыларга бирелә торган пенсия аларга каралмаган иде. Бүгенге көндә Чаллыдагы 11 бала шул төр пенсия (10, 360 сум) ала.
Пенсия фонды тарафыннан балалы гаиләләрне яклау максатында кертелгән ана капиталы буенча быел 37 мең сертификат бирелгән. Шуларның 79,6 % , ягъни 11,3 миллиард сумы инде файдаланылган. Ана капиталы буенча бирелә торган акчаларны күпчелек торак шартларын яхшырту өчен тота. Шулай ук балаларына белем бирү максатын куйган 1153 гариза кабул ителгән булган. 2016 елдан ана капиталын сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга товар яки хезмәтләр алуга тотарга да мөмкинлек тудырылган. Әлеге акча инвалид балаларга җәмгыятьтә социаль адаптация һәм интеграцияләнүгә ярдәм йөзеннән кулланылырга тиеш.
2018 елдан балалары булган гаиләләргә дәүләт яклавы буенча берничә яңа чара гамәлгә кертелде: ана капиталы программасына керү мөмкинлеген озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем бирүгә тотуга булган 3-еллык мораторийны алу, 2018-2020 елларда икенче балалары туган очракта, ай саен ана капиталыннан түләүләр алу.
Федераль законга кертелгән яңа үзгәрешләр буенча, ана капиталын белем бирү хезмәтләре күрсәтүче теләсә кайсы оешмаларда түләүле белем бирү хезмәтләре алу өчен дә тотарга мөмкин. Тагын бер яңалык – 2018-2021 елларда икенче яки өченче балалары туган гаиләләр торак шартларын яхшырту буенча кредитлар алуга ташламалардан файдалана алачак. Ташламалы ипотеканы да ана капиталы белән капларга була. Моның өчен балага 3 яшь тулуын көтү кирәкми. Ике яки өч балалалы гаиләләргә кредитлар 6 % лы ташламалы ставка буенча биреләчәк. Акчаларны фатир я йорт алу, килешү буенча өлешле төзелештә катнашу өчен тотарга була. Торак сатып алу өчен элегрәк алган кредитлар һәм займнарны шулай ук ташламалы ипотека чаралары белән капларга ярый.
Ана капиталы программасы 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Сертификат алу һәм аннан файдалану срогы исә вакыт белән чикләнмәгән. Ана капиталы элеккечә 453 сумны тәшкил итә. Сертификатларны тапшыру тугызынчы ел рәттән “Энергетик” мәдәният сараенда тантаналы рәвештә башкарыла.
Пенсия фонды идарәсе белдерүенчә, Чаллыда 37 мең кеше федераль ташламалардан файдалана, социаль хезмәтләр җыелмасы яки ай саен акчалата түләү ала.
РПФ хезмәткәрләре социаль хезмәтләр җыелмасы буенча мөрәҗәгать иткән ташламалы категория гражданнарының һәрберсе белән индивидуаль эш алып бара. Шуның нәтиҗәсе буларак, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар саны азая төшкән.
Электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланучылар саны арту тенденциясе күзәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев