Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЕГАИСка әзерләнәбез

Яңа елдан Россиядә алкоголь продукциясен яңача сата башлыйлар. Татарстан спирт заводларында, сәүдә нокталарында моңа әзерлек башланды. ЕГАИС дип аталган система бу төр товарны җитештерү һәм сатуны дәүләт контроленә алу дигән сүз. Сәүдәгә ялган аракы продукциясен кертмәү максаты да күздә тотыла.

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, шушы Федераль законны республикабызга кертүгә әзерлек йөзеннән, видеоконференция уздырды. Анда муниципаль берәмлек җитәкчеләре, спирт заводлары директорлары, сәүдә нокталары хуҗалары, журналистлар катнашты.

- Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республикада минем җитәкчелектә ЕГАИС системасын кертү өчен эшче төркем төзелде, - диде хөкүмәт башлыгы урынбасары. - 20 декабрьгә бөтен Татарстанда һәр сәүдә ноктасында, кече авылларның кибетләрен дә кертеп, шушы закон нигезендә, алкоголь продукциясен контрольгә алучы җиһазлар куелырга тиеш.

Васил Шәйхразиев спиртлы эчемлекләрне 1 гыйнвардан яңа система буенча сатмаган сәүдә үзәкләренең, кибетләрнең аракы сату лицензияләре алыначак, дип белдерде. ЕГАИС программасын тормышка ашыру бүгеннән үк башланырга тиеш, диде ул. Моның өчен махсус касса аппаратлары куярга кирәк. Алар компьютерлаштырылган, күпләп яки берәмләп сатып алганда, барысын да теркәп барачак. Сатучыларны, кассирларны бу система белән эшләргә өйрәтү кирәклеге ассызыкланды. Бигрәк тә авыл кибетләрендә эшләүче өлкән яшьтәге ханымнар белән кыен булачагы әйтелде.

Хөкүмәт җитәкчесе урынбасары Яңа ел бәйрәме вакытында алкоголь продукциясенә кытлык булмасын өчен, бүгеннән барысын да эшләргә кирәк, диде. Республиканың эре шәһәрләрендә бу законның ничек тормышка ашырылуы турында мәгълүмат алмашу булды. Казан, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә ЕГАИС системасын сынап карыйлар. Ә безнең Яр Чаллыда бу эш буенча шактый уңай үзгәрешләр бар. Бездә инде берничә сәүдә үзәге шушы система белән эшләп тәҗрибә туплый, өйрәнү стадиясендә икән. Бу турыда шәһәр башкарма комитетының сәүдә һәм куллану базары идарәсе җитәкчесе Рәисә Солтанова сөйләде. Ел ахырына кадәр Чаллыда спиртлы эчемлекләр җитештерүчеләрне һәм сатучыларны шушы Федераль закон буенча укыту, өйрәтү курслары оештырылачак.

Шулай итеп, ЕГАИС системасы бөтен алкоголь һәм спиртлы продукция белән эш итүчеләргә кагыла. Базалардан күпләп җибәрүчеләр булсынмы, берәмләп сатучылармы, законны төгәл үтәргә тиешләр. Әгәр бу үтәлмәсә, зур күләмдә штрафлар салыначак. Бу турыда ТР Президенты үзе ачык итеп әйткән иде:

- Спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүдә тәртип кертергә вакыт, - диде ул, - легаль булмаган алкоголь саткан өчен штрафларның күләмен арттырып кына калмаска, ә җинаять җаваплылыгына да тартырга кирәк. Спиртлы сыеклыклар дәүләт контролендә булырга тиеш.

Бик дөрес сүзләр. Ялган аракы белән агуланып үлүчеләр елдан-ел арта. Акча артыннан куып, намуссыз эшмәкәрләр андый эчемлекләрне сатудан тайчынмыйлар. Республика складларында бүген юк итәсе 78 тонна суррогат спиртлы эчемлек бар. Инде Татарстанда сәүдә үзәкләреннән якын арада 100 тонна менә шундый ялган аракы алынуы турында хәбәр дә бар.

Бүген спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүчеләрнең күбесе пошаманда. Чөнки, беренчедән, бу системага кереп китеп булырмы, икенчедән, яңа төрле касса аппаратлары алырга кирәк (бу бик арзан түгел), өченчедән, сату шартлары буенча да таләпләр катгыйлана.

Сәүдәгәрләрнең үз кайгылары, гади халыкка бу барыбер. Безнең илдә эчүчеләр күп шул әле. Безгә күбрәк бу юнәлештә тәрбияви чаралар алып барырга кирәктер.

ЕГАИС системасы ничек эшләп китәр, киләчәк күрсәтер. Бу турыда укучыларыбызга хәбәр итеп торырбыз. Сәламәт тормыш алып барыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев