Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ел башыннан Татарстанда хастаханәдән тыш пневмонияләрнең өлеше 41% ка арткан

Гыйнвар аенда Татарстанда коронавирус белән авыруның үсеш темпы 0,7% тәшкил итте.

1-9 гыйнварда Татарстанда коронавирус белән авыруның 808 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Гыйнварда үсеш темпы 0,7% тәшкил итте. Яңа коронавирус йогышы белән авыручыларның гомуми саны 14 092 кеше тәшкил итә», — диелә хәбәрдә.


1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр хастаханәдән тыш пневмонияләрнең өлеше 41% ка артты, бәйрәм көннәрендә гаилә эчендә зарарлану өлеше (72% ка) артты, дип билгеләп үтте Патяшина.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, яңа ел каникулларында 319 балалар лагеры, шул исәптән 30 шәһәр яны һәм 289 мәктәп яны лагере эшләгән. Бу лагерьларда барлыгы 5 меңгә якын бала ял итте.

Шәһәр читендәге 18 лагерь (60%) тикшерелде. Бер лагерьда яңа коронавирус йогышын профилактикалау чараларын үтәү буенча хокук бозулар ачыкланды.

Татарстанда коронавируска каршы профилактика чараларын үтәү буенча «кайнар линия» ачылды, аңа 2020 елның 21 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр 7 шалтырату килгән. Тикшерүләрдән соң 2 факт расланды-җәмәгать туклануы объектларында битлексез персонал эше һәм спорт инвентарьларын прокатка алу, тагын 2 факт буенча мәгълүматлар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына тапшырылды (төнге вакытта кафе эше), тагын 3 очрак расланмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация