Шəhри Чаллы

"Ел спикеры" - Эдуард Фәттахов

2020 ел дәвамында газета битләрендә Пенсия фонды эшчәнлеге белән таныштырып бардык. Россия Пенсия фондының Чаллы буенча җитәкчесе Эдуард Фәттахов укучыларыбыз сорауларына һәрдаим җавап биреп барды, яңалыклар белән таныштырды. "Шәһри Чаллы" газетасы версиясе буенча Эдуард Фәттахов Ел спикеры.

Быел  шәһәр  советына депутатлар сайлау булды.  Вәгъдә иткән эшләрне тормышка ашырган депутат, Россия пенсия фондының Чаллы буенча җитәкчесе Эдуард Фәттаховка сайлаучылар кабат ышаныч белдерде.

Эдуард Рафаэль улы коронавируска бәйле катлаулы чорда катлаулы хәлдә калган шәһәрдәшләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия чараларында актив катнашты. Ул җитәкләгән хезмәтнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә балалы гаиләләр вакытында дәүләт ярдәме алдылар.

Моннан тыш, Р. Фәттахов газета укучыларбызны борчыган сорауларга вакытында, төгәл җавап бирүе белән дә хөрмәткә лаек. Эдуард Фәттахов нәтиҗәле хезмәте өчен һәм Россия Пенсия фондының 30 еллыгы уңаеннан “Пенсия фонды отличнигы” күкрәк билгесенә лаек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: