Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Электрон паспортның уңай һәм тискәре яклары нидә?

Россиядә кәгазь паспортлар тарихта гына калмагае: дүрт-биш елдан электрон паспортларны гамәлгә кертергә җыеналар.

Мәскәү әлеге пилотлы проектны беренчеләрдән булып сынаячак – башкалада киләсе елга ук паспортларны алыштырырга телиләр.

 Паспортларны “цифрлаштыру” турында сүз күптәннән бара. Россиядә 2016 елда ук электрон паспортларга күчү планлаштырылган иде. Әлегә бу дата гел кичектерелеп килде. Бу юлы эшкә ныклап тотынганнар бугай. Россиянең Министрлар Кабинетында электрон паспортның үрнәген дә тәкъдим иткәннәр.
“Российская газета” язганча, премьер-министр Дмитрий Медведев 2024 елга Россиядә электрон паспортлар тулы көченә кулланылырга тиеш дигән.
Дөрес күчеш чоры этаплап барачак. Вице-премьер Максим Акимов әйтүенчә, 2022 елдан кәгазь паспорт бирүне бөтенләй туктатырга җыеналар. Ләкин кәгазь паспорт та гамәлдә булачак. Кеше теләми икән, аны электрон паспортка күчәргә мәҗбүр итмәячәкләр. Паспортлы кешеләр яңасын вакыты җиткәч – 25 һәм 45 яшь тулгач алыштыра алачак.

 2017 елда Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, халыкның бары 31 проценты гына электрон паспортларга күчүне хуплаган. Күпләр моны куркынычсыз, шәхси мәгълүматлар сакланмас дип борчыла. Яңа паспорт кеше турында бар мәгълүматны да электрон формада туплаячак. Тышкы кыяфәте белән машина йөртү таныклыгын хәтерләткән пластик картада кешенең исем фамилиясе, туган елы, электрон имзасы, паспорт номеры күрсәтеләчәк. Моннан тыш ИНН, СНИЛС, машина йөртү таныклыгы документларын да шунда беркетергә мөмкин булачак.

Премьер-министр куркынычсызлыкка зур игътибар биреләчәген вәгъдә итә итүен. Махсус QR-код ялган документ ясаудан саклаячак, югалган очракта электрон паспортны тиз арада башкалар куллана алмаслык итеп “ябып” куярга мөмкин булачак, имеш.

 Компактлы, җайлы булуыннан тыш, электрон паспорт дәүләт органнары белән бәйле гамәлләр башкарганда, әйтик белешмәләр алганда, килешүләр төзегәндә эшне тизләтәчәк дип ышаналар.

Марсель Шаһидуллин, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе, юрист:
– Цифрлы паспортны гамәлгә кертү турында күптәннән сөйлиләр. Бу хакта төрле фикерләр ишетергә туры килә. Үзенең уңай һәм тискәре яклары да бар. Әйе, электрон паспортлар таушалмый, озын гомерле, күп функцияле, берничә документны берләштерә. Болары – уңайлы яклары. Ә менә мошенниклар әлеге паспортка “үтеп керә” алса, кеше исеменнән күп эш башкара алачак. Персональ мәгълүматны саклау турында җитди канун кирәк. Ничек кенә булмасын, электрон паспортларга күчүгә ихтыяҗ бар. Бөтен кәгазь документлар акрынлап цифрлашып бара бит. ОСАГО полисын гына алыйк. Аларның электрон вариантлары файдаланыла башлаганнан бирле, документны үзең белән йөртергә дә кирәк түгел. ЮХИДИ инспекторлары барысын да электрон базадан да карап белә ала. Электрон паспортларны гамәлгә керткәндә куркынычсызлык ягына зур игътибар бирелсен иде.

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/elektron-pasportny-uay-m-tiskre-yaklary-nid

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация