Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Элемтәчеләргә – КАМАЗлар

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин "Россия почтасы"на 100дән артык "КАМАЗ" машинасы тапшырды.

Предприятиедә транспорт чараларын утильләштерү дәүләт программасы нигезендә техниканы яңарталар. Бүгенге көндә "Россия почтасы"ның төбәк филиалларына 101 машина җибәрелгән инде. Автомобильләр "КАМАЗ-Лизинг" компаниясе аша лизинг килешүе буенча сатыла. Сергей Когогин әйтүенчә, автомобильләр югары технологияле двигательләр, тапшырулар тартмасы һәм замана таләпләренә туры килә торган башка системалар белән җиһазландырылган.

- Шулай итеп, без автомобиль паркындагы "КАМАЗ" машиналарының 60%ын яңартабыз. Бу безгә почтаны ташу вакытын тизләтергә һәм чыгымнарны янга калдырырга мөмкинлек бирә, - ди "Россия почтасы" генераль директоры Дмитрий Страшнов. - 2018 елга кадәр транспорт һәм логистика инфраструктурасын яңартуга 20 млрд сум акча җибәрергә планлаштырабыз. Бу акчага 10 000 автомобиль яңартылырга һәм 400 тимер юл вагоны алынырга тиеш.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X