Эльвира НОГМАНОВА: Әниемә “Шәһри Чаллы” бүләк иттем
Татарстанда нәшер ителә торган газета-журналларга 2016 елның икенче яртысына яздыру тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Ул 25 июньдә тәмамланырга тиеш. "ТАТМЕДИА"" акционерлык җәмгыяте матбугатка язылу кампаниясен активлаштыру максатыннан "Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан газета-журналларына яздыр" дип исемләнгән акция игълан иткән иде.
Шөкер, әлеге акциягә шәһәребез җитәкчеләре дә, халык та кушыла. Форсаттан, файдаланып әти-әниләренә, якыннарына "Шәһри Чаллы" газетасын бүләк итеп, ярты ел дәвамында Чаллы тормышын төрле яклап яктырткан материалларны ана телебездә укытып шатландыралар. Рәхмәт аларга!Бу атна башында "Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан газета-журналларына яздыр" республика акциясенә Чаллы мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова да кушылды. Ул җитәкләгән идарә карамагындагы учреждениеләр газетабызга язылды инде. "Әнием татар теле укытып лаеклы ялга чыкты. Шуңа күрә ул туган телебездә нәшер ителә торган газетаны беренче битеннән башлап, ахырына кадәр бик яратып укый. Моңа кадәр дә, "Шәһри Чаллы"га языла иде. Бу юлы әниемә үзем бүләк итәм. Рәхәтләнеп укысын", - ди Эльвира Илшат кызы.
Хөрмәтле җитәкчеләр, газета укучыларыбыз, Сезне газетабызның тугры дусларына әйләнгән җитәкчеләрдән үрнәк алып, "Әти-әниеңне, якыннарыңны Татарстан газета-журналларына яздыр" акциясенә кушылырга чакырабыз. "Шәһри Чаллы"га язылуны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, элемтә бүлекләренә һәм редакциягә килеп тә башкарырыга була. Ашыгыгыз, санаулы вакыт бик тиз уза. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев