Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшле булыйм дисәң, кибеткә кил

Чаллы мәшгульлек үзәге шәһәрнең эре сәүдә үзәкләрендә күчмә һөнәрләр ярминкәсе үткәрә башлады. Бу шәһәрдәшләребез өчен бик тә кулай. Азык-төлек алырга килгән җирдән эшле дә булып китәргә мөмкин. Узган ялларда шул рәвешле 28 кеше оешма-предприятиеләргә юллама алды.

Бүгенге көндә исәмәшгульлек үзәге базасында 5500 вакансия исәпләнә. Эш тәкъдим итүчеләр арасында «Татэлектромаш», «КАМАЗ» логистик үзәге, пресс-рам заводы, «Ремдизель», «Ак Барс Металл», «Форд Соллерс Алабуга» эре оешмалар бар. Аеруча, исәпләү машиналары операторы, йөк ташучы, инженер-технолог, инженер-конструкторлар кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев