Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фа­тир­лы бу­лу – зур бә­хет

Шу­шы көн­нәр­дә тан­та­на­лы шарт­лар­да 63/01 йор­ты фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ды. Ул со­ци­аль ипо­те­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча тө­зел­де.

Әле­ге йорт­та яшә­ү­че­ләр­нең шат­лы­гын ур­так­ла­шыр­га шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев, “Дом­кор” тө­зе­леш ком­па­ни­я­се ге­не­раль ди­рек­то­ры Мө­нир Гай­нул­лин кил­гән иде. Бар­лы­гы 257 га­и­лә­гә фа­тир ач­кы­чы тап­шы­рыл­ды.
“Без ба­ры­быз да яшь бул­дык. Ту­лай то­рак­лар­да, ке­ше фа­тир­ла­рын­да яшә­дек. Шу­ңа кү­рә үзең­нең фа­ти­рың­ның ач­кы­чын алу – һәр га­и­лә өчен ис­тә­лек­ле, шат­лык­лы ва­кый­га ул. Без сез­нең уңай­лы, ма­тур йорт­та яшә­ве­гез өчен шат­ла­на­быз. Әле­ге мик­ро­ра­йон­да со­ци­аль объ­ект­лар бул­ды­ру­ны үзе­без­гә бу­рыч итеп ку­я­быз һәм шул юнә­леш­тә эш­ли­без. Уз­ган ел­ның бе­рен­че сен­тяб­рь аенда би­ре­дә 1224 урын­га исәп­лән­гән мәк­тәп ач­тык. Ул иле­без­дә­ге иң ях­шы урта гомуми белем бирү йортларының бер­се. Ишек ал­дын әй­лән­сәң, ан­да ба­ла­лар бак­ча­сы бу­ла­чак. Йорт янын­да спорт мәй­да­ны бул­са, та­гын да ях­шы. Мин һәр га­и­лә­дә ты­ныч­лык, мә­хәб­бәт, үза­ра аң­ла­шу ке­бек тө­шен­чә­ләр ха­ким­лек итү­ен те­лим. Бу фа­тир­лар ба­ла­лар­ның шат ава­зы­на кү­мел­сен”, – ди­де шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев үзе­нең чы­гы­шын­да.
Тө­зү­че­ләр 7 подъ­езд­лы 10 кат­лы йортны ва­кы­тын­нан 3 ай элек фай­да­ла­ну­га тап­шыр­ды­лар. Бу хак­та­гы до­ку­мент 2019 ел аза­гын­да ук бар­лык­ка кил­де. “Дом­кор” ком­па­ни­я­се җи­тәк­че­се Мө­нир Гай­нул­лов әй­тү­ен­чә, со­ци­аль ипо­те­ка тө­зе­леш тар­ма­гы үсе­шен­дә зур этәр­геч бу­лып то­ра.
“Без­нең өчен со­ци­аль ипо­те­ка бу­ен­ча тө­зе­леш­нең 5 тап­кыр ар­туы – зур бә­хет. Күп ке­ше­лек кол­лек­тив эш­ле бул­ды. Мин бу шә­һәр­дә 40 ел­га якын яшим. Бу ва­кыт эчен­дә тө­зе­леш­нең мон­дый кү­лә­ме КА­МАЗ тө­зе­ле­ше ел­ла­рын­да гы­на бул­ган иде. Шә­һәр үсә, ма­тур­ла­на. Өч ел элек кыр бул­ган урын­да ма­тур мик­ро­ра­йон бар­лык­ка кил­де”, – ди­де ул.
Яңа йорт­та­гы 102 фа­тир – ике бүл­мә­ле, 74е – өч бүл­мә­ле, 44е – бер бүл­мә­ле, 37се – дүрт бүл­мә­ле. Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев би­на­ны ка­рап чык­ты. Дүрт бүл­мә­ле фа­тир ал­ган Мө­бә­рәк­шин­нар га­и­лә­се­нә ку­нак­ка кер­де. Фа­тир ху­җа­ла­ры як­ты, ир­кен фа­тир­дан ка­нә­гать бу­лу­ла­рын әйт­те­ләр. 63/01 йор­ты ишек ал­ды­на за­ман­ча ба­ла­лар мәй­дан­чык­ла­ры ку­ел­ган. Мон­нан тыш, яңа мик­ро­ра­йон­да “Са­бан­туй” ба­ла­лар бак­ча­сы, 42нче мәк­тәп эш­ли.  2020 ел­да со­ци­аль ипо­те­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча та­гын 2 йорт фай­да­ла­ну­га тап­шы­ры­лыр­га ти­еш. 63/21, 63/23 йорт­ла­рын­да бар­лы­гы 594 фа­тир бу­ла­чак. Исе­гез­гә тө­ше­рә­без, 2019 ел­да Чал­лы­да со­ци­аль ипо­те­ка програм­ма­сы бу­ен­ча 1336 фа­тир файдалануга тапшырылды. 
Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, шә­һәр­нең һәр ра­йо­нын­да тө­зе­леш кран­на­ры эш­ли. Бу – ха­лык­ның тор­мыш дә­рә­җә­се­нең ка­нә­гать­лә­нер­лек икән­ле­ге­нә дә­лил. Ки­лә­чәк­тә дә то­рак йорт­лар, со­ци­аль объ­ект­лар тө­зел­сен, алар­да ба­ла­лар­ның шат­лык­лы аваз­ла­ры яң­гы­рап тор­сын.
Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация