Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Федераль медицина-биологик агентлыгы: Россиядә коронавирус эпидемиясе җәйгә чигенәчәк

Covid-19 коронавирусы кискен тын юллары вирус инфекциясенә карый. Димәк, ул 10-12 атнадан да озаграк дәвам итмәячәк.

Россиядә коронавирус эпидемиясе җәйгә чигенәчәк, дип белдерде Федераль медицина-биологик агентлыгының баш инфекционисты Владимир Никифоров «Беренче канал» эфирында.

«Аның җәй көне бетәчәген кистереп әйтергә мөмкин», - диде Никифоров.

Белгеч сүзләренчә, Россиядә авыру таралышының иң югары ноктасы әле үтелмәгән. Ул киләсе атна урталарына туры киләчәк, ди эксперт.

Covid-19 коронавирусы кискен тын юллары вирус инфекциясенә карый, дип искәртте Федераль медицина-биологик агентлыгының баш инфекционисты. Гадәттә, мондый вируслы авыруларның «гомере» 10-12 атна дәвам итә.

«Татар-информ» агентлыгы Россия галимнәренең коронавирусны юк итү алымын уйлап табуы хакында хәбәр иткән иде инде.

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация