Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Финансистларга – бүләкләр

Салым инспекциясе ветераны Гөлфия Нургатина “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгесе белән бүләкләнде.

Шәһәребезнең тантаналар сараенда финанс өлкәсендә зур уңышларга ирешкән иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр. Бу аларның һөнәри бәйрәменә багышланган иде. Шәһәрдәшләребезне бәйрәмнәре белән хаким Наил Мәһдиев тәбрик итте.

Сезнең һәркайсыгыз, финанс өлкәсендә эшләгәндә, иҗтимагый-сәяси вәзгыятькә карамастан, теләсә кайсы илнең хуҗалык итүче субъектының тормыш эшчәнлегенең нигезе, һичшиксез, финанс системасы булуын аңлый. Миллионлаган кешеләрнең иминлеге финанслар белән югары профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләргә бәйле.  Белемегез һәм осталыгыгыз нәтиҗәсендә шәһәр үзенең барлык социаль бурычларын тулы күләмдә үтәр дип өметләнәбез. Шәһәр икътисады эшли. Эшмәкәрлек субъектлары саны арта. Соңгы биш елда без 39 яңа предприятие ачтык, нәтиҗәдә 5800 эш урыны барлыкка килде. Шәһәргә 16 млрд сум инвестиция җәлеп ителде. Аларның барсына да безнең кредит һәм башка финанс оешмалары хезмәт күрсәтә. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иң изге теләкләр телим”, - дип бүләкләр тапшырды.

Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова, шәһәр финанс идарәсе ветераны Алсу Киткаева һәм салым инспекциясе ветераны Гөлфия Нургатина ТАССРның 100 еллыгы истәлек билгесе белән бүләкләнде. “Автоградбанк”ның баш хисапчысы Татьяна Володиковага һәм “Түбән Кама Гэсстрой” җитештерү кооперативының баш хисапчысы Флюра Шәфигуллинага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация