Гөрләде шигырь бәйрәме
24 апрельдә Чаллы халкы, туган көне алдыннан, татарның бөек улы Тукайга рәхмәт хисләрен белдерергә, аның һәйкәленә чәчәкләр салырга шигырь бәйрәменә җыелды. Зыялылар, язучылар, композиторлар, артистлар, укытучылар, мәктәп укучылары, студентлар гына түгел, милли җанлы гади шәһәрдәшләр дә кулларына канәфер чәчәкләре тотып килгәннәр. Балаларның ихлас күңелдән шигырьләр укулары үзе бер күркәм күренеш...
24 апрельдә Чаллы халкы, туган көне алдыннан, татарның бөек улы Тукайга рәхмәт хисләрен белдерергә, аның һәйкәленә чәчәкләр салырга шигырь бәйрәменә җыелды. Зыялылар, язучылар, композиторлар, артистлар, укытучылар, мәктәп укучылары, студентлар гына түгел, милли җанлы гади шәһәрдәшләр дә кулларына канәфер чәчәкләре тотып килгәннәр. Балаларның ихлас күңелдән шигырьләр укулары үзе бер күркәм күренеш булса, театр артистларының шәкертләр булып киенеп чыгыш ясаулары бәйрәмнең рухын күтәреп җибәрде. Чаллы җырчыларын шагыйрьләребез алыштырды. Алар Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләрен сөйләделәр. Рәшит Бәшәр, Айдар Хәлим, Рәзинә Мөхияр, Мансур Сафин, Әнвәр Шәрипов, Зөләйха Минһаҗева һәм башка авторларны тамашачылар җылы кабул иттеләр. Казаннан килгән язучылар Салисә Гәрәева, Фәрит Яхин, Рифат Сәләх чыгышлары шигырь һәм җыр бәйрәменә үзгә бер ямь бирде. Олуг шагыйребезнең һәйкәленә чәчәкләр салу минутлары аеруча тантаналы булды.
Көн салкын булуга карамастан, шигырь бәйрәме матур үтте. Күңелләрдә милли горурлык хисләре тудырган бу чараны оештыручыларга зур рәхмәт.
М.РАЗОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев