Халыкка азык-төлек карточкасы бирә башлаячаклар
Россия сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуровның азык-төлек карточкасын кертү турындагы хәбәре тагын матбугат чараларында күренә башлады. ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәсендә ул: "Быел бу программа гамәлгә керер", - дип ышандырды. Министр әйтүенчә, азык-төлек карточкаларын кертү аерым категориядәге гражданнарга ит, балык, яшелчәләр сатып алырга ярдәм итәчәк. Денис Мантуров Россия халкына бирелә...
Россия сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуровның азык-төлек карточкасын кертү турындагы хәбәре тагын матбугат чараларында күренә башлады. ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәсендә ул: "Быел бу программа гамәлгә керер", - дип ышандырды. Министр әйтүенчә, азык-төлек карточкаларын кертү аерым категориядәге гражданнарга ит, балык, яшелчәләр сатып алырга ярдәм итәчәк.
Денис Мантуров Россия халкына бирелә торган бу акча, социаль яклауның кайбер төрләре кебек, гражданнарның исәп-хисап счетында җыелып тормаячак. Ул илебездә җитештерелгән азык-төлекне алу өчен генә файдаланылачак. Шәһәрдәшләребезгә азык-төлек талоннары яхшы таныш. Элек "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте үзенең хезмәткәрләренә шундый талоннар бирә иде. Тик ул азык-төлеккә генә түгел, әлеге документ буенча көнкүреш товарлары да алып була иде.
2017 елда махсус программа кысаларында гамәлгә кертеләчәк яңа талон исә беренче чиратта халыкка азык буенча ярдәм итүне күз алдында тота. Бу эш 2015 елда ук башланырга тиеш иде инде, тик бюджетта акча җитмәү сәбәпле, моңа кадәр кичектерелеп килде.
Шәһәрдәшләребез әлеге яңалыкны ничек кабул итә соң.
Светлана Захарова, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе:
- Без беренче чиратта пенсиянең күләмен арттыру юнәлешендә эшләргә тиешбез. Әмма финанс-икътисадый кризис вакытында пенсионерларыбызны һәм җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм йөзеннән, азык-төлек карточкасын гамәлгә кертергә мөмкин. Белүемчә, әлеге карточка белән үзебездә җитештерелгән ит, балык, яшелчәләр алырга мөмкин булачак. Тик бәяләр түбән булырга тиеш дип уйлыйм һәм әлеге талоннар буенча шәһәрләрдә 2-3 кибеттә генә түгел, күп сәүдә нокталарында хезмәт күрсәтелергә тиеш.
Сәрия Хәбибуллина, пенсионер:
Сер түгел бүгенге көндә бик авыр хәлдә яшәүчеләр бар. 7000 сум пенсия алучылар да байтак. Күпләр кыш көне фатир өчен 5000 сум акча түлиләр. Билгели инде алар килограммын 280 сумга ит, 300 сумга балык алалмыйлар. Ипи, сөт белән җан асрарга мәҗбүрләр. Бу карточка гамәлгә керсә авыр хәлдә яшәүчеләр аз булса да ит, балык ризыклары да ашарлар иде. Ә бит алар организм өчен файдалы ризыклар.
Булат Гатауллин, КАИ студенты:
Ялгышмасам, мондый программалар чит илләрдә күптәннән эшли. Әйтик, Америка кушма штатларында 50 ел дәвамында FoodStamp дип аталган талон бирәләр. Аның бәясе аена уртача 130 доллар тәшкил итә. Россиядә дә шундый талон бирелсә, яхшы булыр, аз керемле кешеләр үзләрен ашаудан чикләмәсләр иде.
Гөлҗиһан Мостафина, пенсионер:
Мин "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә эшләп лаеклы ялга чыктым. Заманында безгә заводның фирма кибетләреннән товар алу өчен "КАМАЗ талоннары" бирә иделәр. Азык-төлек тә, кием салым да, көнкүреш техникасы да алдык. Азык-төлек талоны бирелсә, начар булмас иде. Чаллыда авыр хәлдә яшәүчеләр шактый бит. Бигрәк тә, 2-3 бүлмәле фатирларда ялгыз яшәүчеләр мондый ярдәмгә мохтаҗ.
Галина Иванова, күп балалы әни:
Без өч бала үстерәбез. Ике улыбыз бар. Яшь буынга ит ризыклары аеруча кирәк. Аллага шөкер, безнең тормышыбыз зарланырлык түгел. Ә бит балаларына балык, ит ризыклары алырга мөмкинлекләре булмаган гаиләләр дә җитәрлек. Карточка социаль яклауга мохтаҗларга адреслы бирелсә, күп балалы гаиләләргә, аз керемле гражданнарга дәүләт тарафыннан зур ярдәм булыр иде. Чит илләрдәге гражданнарга гуманитар ярдәм күрсәтәбез бит, үзебезнең кешеләргә дә мондый ярдәм артык түгел. Тик ул карточка мохтаҗларның барысына да җитәрме икән соң?!
Фикерләр шундый. Әмма шунысы бәхәссез: азык-төлек карточкасы гамәлгә керсә, ул аз керемле гражданнар өчен барыбер файдалы гамәл булачак.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев