Шəhри Чаллы

Хезмәт хаклары арта

Мәдәният хезмәткәрләре, өстәмә белем учреждениеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы җитештерү тармагындагыларныкына караганда шактый түбән. Шуны истә тотып, бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру максатыннан, Россия Президенты Владимир Путин яңа указга кул куйган иде.

Инде бу шатлыклы хәбәр республикабыз һәм шәһәребездә дә тормышка ашар төсле. Шәһәр Советы депутатлар комиссиясендә әлеге мәсьәлә каралып, халык вәкилләре тарафыннан хупланды. Документ проекты буенча, 2017 елның 1 мартыннан РФ Президенты Указы һәм ТР Министрлар кабинеты карарына нигезләнеп, гомум белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренең эш хакын - 3%ка, сәнгать-эстетика һәм спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләрнең - 36% ка, мәдәният хезмәткәрләренекен 28%ка арттыру планлаштырыла. Моннан тыш, яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче алдынгыларга 20 мең (әлегә кадәр 10 мең сум иде) сумлык 10 шәһәр хакиме премиясе бирү дә хупланды. Әлеге мәсьәлә шәһәр Советының чираттагы сессиясендә каралып, хупланса, тиздән югарыда телгә алынган хезмәткәрләрнең эш хакы артачак. Шөкер, моны рухи кыйммәтләрнең өстенлеген аңлаган шәһәрдәшләребез дә хуплый.

Гөлия ГАТАУЛЛИНА, укытучы:

- Кешеләрне рухи яктан баетучы һөнәр ияләренең хезмәт хакы кызганычка каршы, бик түбән. Ә бит алар киләчәк буынны әхлакый яктан тәрбияләүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Депутатлар бу мәсьәләне хупласалар, бик әйбәт булыр иде.

Гөлүсә ҖАМАЛИЕВА, Татарстанның халык артисты:

- Җитәкчеләрнең мәдәнияткә йөз белән борылуы хуплауга лаек. Бу хәбәр безне бик шатландырды. Иҗат кешеләренең хезмәт хакын арттыру, бу өлкәдә эшләүчеләрнең дәрәҗәсен дә күтәрер иде. Шәһәр Советы депутатлары эш хакын күтәрү турында карар проектын хупласалар, халык өчен саваплы эш башкарырлар иде.

Халидә МАКСУТОВА, пенсионер:

- Минем кызым китапханәдә эшли. Ире - мәктәптә физкультура укытучысы. Ике бала үстерәләр. Стаж булмагач, хезмәт хаклары мактанырлык түгел. Сездән бу хәбәрне ишеткәч шатландым, чөнки бу катлаулы заманда акча беркемгә дә артык түгел. Балаларга кием-салым алу өчен дә, төрле түгәрәкләргә, кино-театрларга йөртергә дә акча кирәк. Чирләп китсәң, акча тагын да күп бетә. Шуңа күрә кешеләрнең хезмәте лаеклы рәвештә бәяләнергә тиеш дип саныйм. Ә аларның мәнфәгатьләрен яклау депутатларның изге бурычы. Киләчәктә дә халык тормышын яхшыртуга юнәлтелгән карарлар кабул ителсен иде. Без үзебез сайлаган депутатлардан конкрет эшләр көтәбез.

Булат ГАЛИМОВ, тренер:

- Мин институт тәмамлап, тренер булып эшлим. Хезмәт хакым мактанырлык түгел. Өйләнеп, гаилә корсам, бала туса өстәмә эш эзләргә туры киләчәк дип уйлый идем. Эш хакыбызны арттырсалар рәхмәтле булыр идем. Юкса, без әзерләгән спортчылар бай яшиләр бит. Мондый гаделсезлек белән килешеп булмый.

Зөлфия ГАЛИМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: