Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәтләре белән матурлар

Кеше хезмәте белән матур, эшләгән эше белән батыр. Гомере буе дан-шөһрәт, хөрмәт турында уйламый да намус белән тырышып хезмәт куючылар шәһәребездә күп безнең. Андый фидакарь җаннар һәр коллективта бар. Җәмгыятебез, тормышыбыз нәкъ менә әнә шундый күркәм җанлылар җилкәсендә тора да инде. Вакыт җитү белән андыйларның хезмәте үз бәясен алмый калмый....

Кеше хезмәте белән матур, эшләгән эше белән батыр. Гомере буе дан-шөһрәт, хөрмәт турында уйламый да намус белән тырышып хезмәт куючылар шәһәребездә күп безнең. Андый фидакарь җаннар һәр коллективта бар. Җәмгыятебез, тормышыбыз нәкъ менә әнә шундый күркәм җанлылар җилкәсендә тора да инде. Вакыт җитү белән андыйларның хезмәте үз бәясен алмый калмый. Шәһәребездә һәр хезмәт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән яисә озак еллар эшләп, зур хөрмәт казанган кешеләрне дәүләт бүләкләренә тәкъдим итәләр.

Әле шушы көннәрдә Тантаналар сараенда шәһәребезнең социаль-икътисадый, мәдәни һәм тәрбияви үсешенә зур өлеш керткән 13 кешегә хөкүмәтебез бүләкләрен тапшыру чарасы булды. Татарстан Республикасының югары бүләкләрен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Гамбәр улы Мәһдиев тапшырды. Ул вазифада беренче тапкыр шәһәрдәшләребезне бүләкләде.

- Бүген Яр Чаллы республикабызда уңышлы үсеш юлыннан баручы калаларның берсе, - диде ул. - Без киләчәккә колачлы, яхшы планнар корабыз. Шунысы күңелле, мондый фундамент өлкән буын тарафыннан шәһәр һәм КАМАЗ төзелеше елларында ук салынган. Җәмгыятебезне үстерүгә керткән тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт.

Бүләкләү тантанасында төрле һөнәр ияләре бар иде. Безнең "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясеннән ике хезмәттәшебез булу аеруча шатлыклы вакыйга булды. Газетабызның директоры-баш мөхәррире Хабрахман Галимулла улы Шәфигуллинның күпьеллык хезмәте югары бәяләнде, ул "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Рахман Галимович чарада чыгыш ясап, шәһәребез үсеше өчен бергәләп тагы да эшләрбез, дип ассызыклап әйтте.

Бүлек мөхәррире Илгизә Әхтәм кызы Лотфуллинага (рәсемдә) иҗади уңышлары, озак еллар куйган хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Илгизә Әхтәмовнаның матбугатта хезмәт итүенә киләсе елда 30 ел тула. Ә газетабыз "Шәһри Чаллы" газетасы үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Хезмәттәшләребезне олуг бүләкләре белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Бүләкләү тантанасында Чаллы татар драма театры артисткасы Чулпан Казанлыга "Татарстанның атказанган артисткасы" мактаулы исеменең күкрәк билгесе тапшырылды. Чулпан - Казан кызы, шундагы мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаганнан соң, ул Чаллы татар драма театрында иҗат итә. Шушы еллар эчендә Чулпан күпсанлы рольләр уйнады. Мирхәйдәр Фәйзинең Галиябануын, Николай Гогольнең "Өйләнү"ендә - Агафья Тихоновнаны, Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар"ында - Фатыйманы, Галиәсгар Камалның "Банкрот"ында - Грифаны, Равил Сабырның "Хәят"ендә - Лизаны һ.б. 2007 елда Туфан Миңнуллинның "Саташу" драмасында Гүзәл образын тудырган өчен ул Муса Җәлил исемендәге премия белән бүләкләнде.

Шулай ук балалар сәнгать мәктәбе директоры Нэли Борозновага һәм 4нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Галина Фирсовага "ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемнәре бирелде. Наил Мәһдиев "ТРның атказанган табибы" дигән исем билгесен ашыгыч ярдәм хастаханәсе табибы, анестезиолог-реаниматолог Фәтхулла Әхмәдуллинның, "ТРның атказанган коткаручысы" исеме тамгасын "15нче федераль янгынга каршы хезмәт" җитәкчесе Сергей Субботинның күкрәгенә беркетте. Татарстан Президентының Рәхмәт хатын өч шәһәрдәшебез кабул итте. Алар - "Океан" ҖЧҖ директоры Светлана Зайцева, шәһәр башкарма комитетының җир һәм мөлкәт эшләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Наилә Саттарова һәм 3нче теш дәвалау хастаханәсе баш табибы Лилия Шәрипова.

Тантанада чыгыш ясаучылар барысы да шәһәр һәм республика җитәкчеләренә хезмәтләрен югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев