Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөкүмәт Кама индустриаль паркы "Мастер"га акча бүлеп бирде

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Чаллыдагы Кама индустриаль паркы "Мастер" үсеше өчен ил казнасыннан 4 миллион сум бүлеп бирергә дигән карарга кул куйды. Бу финанс ярдәме Россиядә техно һәм индустриаль парклар инфраструктурасын булдыру, ныгыту программасы нигезендә бирелә. Узган ел барысы Кама индустриаль паркы өчен тулаем 56,29 миллион сум акча бирелгән...

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Чаллыдагы Кама индустриаль паркы "Мастер" үсеше өчен ил казнасыннан 4 миллион сум бүлеп бирергә дигән карарга кул куйды. Бу финанс ярдәме Россиядә техно һәм индустриаль парклар инфраструктурасын булдыру, ныгыту программасы нигезендә бирелә.

Узган ел барысы Кама индустриаль паркы өчен тулаем 56,29 миллион сум акча бирелгән иде. Быел биреләсе 4 миллион шуңа өстәмә.

Белгәнебезчә КИП "Мастер"да КАМАЗ да җитештерелә торган автомобилләрне техник яктан камилләштерәләр, уйлап табуларны тормышка ашыралар. Ә иң мөһиме безнең атаклы "КАМАЗ-МАСТЕР"командасының төп базасы биредә урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев