Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән тәбрик итәм! Бу көннәрдә безнең йөрәкләрне илебезнең данлы тарихы, сезнең бөек батырлык белән горурлану хисләре били. Бөек Ватан сугышы елларында сез үз-үзегезне аямыйча, фронтта һәм тылда Җиңү таңын якынайттыгыз, илебезнең азатлыгын яуладыгыз, яшәү, эшләү, балалар үстерү хокукы өчен көрәштегез. Һәм җиңүчеләр булдыгыз!...

Сезне чын күңелдән Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән тәбрик итәм! Бу көннәрдә безнең йөрәкләрне илебезнең данлы тарихы, сезнең бөек батырлык белән горурлану хисләре били. Бөек Ватан сугышы елларында сез үз-үзегезне аямыйча, фронтта һәм тылда Җиңү таңын якынайттыгыз, илебезнең азатлыгын яуладыгыз, яшәү, эшләү, балалар үстерү хокукы өчен көрәштегез. Һәм җиңүчеләр булдыгыз!

Аяусыз сугыш миллионлаган кешенең гомерен алып китте. Ачы югалту хәсрәте кичермәгән гаилә, мөгаен, юктыр да. Без Ватан өчен башларын салганнарның һәм мәңгелеккә яу кырында ятып калганнарның якты истәлеген хәтеребездә саклыйбыз. Бу Җиңү җиңел бирелмәде. Сугыштан соң җимерелгән халык хуҗалыгын аякка бастыру да сезнең өчен җиңел булмады. Сез яңа шәһәрләр һәм авыллар салдыгыз, Чаллы каласын һәм КАМАЗ заводларын торгызуга, яңа буын чаллылылар тәрбияләүгә лаеклы өлеш керттегез.

Зур рәхмәт сезгә! Сез һәрвакыт безнең өчен үрнәк булдыгыз. Җиңүчеләр варисы булу - зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Без сезнең алда мәңге бурычлы, кадерле ветераннар. Сезнең батырлык һәр чаллылы йөрәгендә саклансын һәм буыннардан буыннарга күчсен өчен без барын да эшләячәкбез. Сезнең алда түбәнчелек белән башыбызны иябез, хөрмәтле ветераннар! Барыгызга да сәламәтлек, имин тормыш телибез! Бөек Җиңү бәйрәме белән!

Чаллы шәһәре хакиме

Наил МӘҺДИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев