Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң кечкенәләр өчен төркемнәр ачыла

«Чаллыда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында төркемнәрне үзгәртү» программасы кысаларында 7, 14, 18, 26, 29, 40, 49, 60, 68, 74, 80, 82, 83, 92 санлы балалар бакчаларында иң кечкенәләр өчен төркемнәр барлыкка киләчәк.

Өстәмә урыннар булдыру өчен 27 млн сумлык эшләр башкарылачак.
Моннан тыш, шәһәребездә «Демография» милли проектны гамәлгә ашыру  кысаларында «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 3 яшькәчә кадәр балаларга яңа урыннар тудыру» программасы буенча өч яңа балалар бакчасы төзелә. Аларда барлыгы 660 урын булачак, шуларның 360 өч яшькә кадәрге балалар өчен.
131нче санлы «Лучики» балалар бакчасы 63нче микрорайонда тулысынча төзелеп беткән, аны куллануга тапшыру өчен рөхсәт алынган.
34нче микрорайондагы 130нчы санлы «Калейдоскоп» балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә.
Орловка бистәсендәге 85нче санлы «Карусель» балалар бакчасында эшләр 83 процентка эшләнгән.
Ике балалар бакчасында 135,5 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелә. Сүз 79нчы санлы «Вишенка» һәм 75нче санлы «Гвоздичка» балалар бакчалары турында бара. Аларның әзерлеге 79 процент.

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация