Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игелекле хезмәтең өчен рәхмәт, Укытучы!

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгариф" проекты кысаларындагы бәйгегә йомгак ясалды. "Россиянең иң алдынгы педагогы" дигән исемгә лаек булган җиңүчеләр арасында Чаллы укытучылары да бар. А.С. Пушкин исемендәге 78нче лицейдан - Эльмира Мөхтәрованы, 77нче гимназиядән - Татьяна Әхмәтшинаны, 10нчы мәктәптән - Лидия Гафарованы һәм 15нче мәктәптән Вера Грукны бүген хезмәттәшләре,...

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгариф" проекты кысаларындагы бәйгегә йомгак ясалды. "Россиянең иң алдынгы педагогы" дигән исемгә лаек булган җиңүчеләр арасында Чаллы укытучылары да бар. А.С. Пушкин исемендәге 78нче лицейдан - Эльмира Мөхтәрованы, 77нче гимназиядән - Татьяна Әхмәтшинаны, 10нчы мәктәптән - Лидия Гафарованы һәм 15нче мәктәптән Вера Грукны бүген хезмәттәшләре, укучылары һәм әти-әниләр илкүләм җиңүләре белән котлыйлар.

Куанычлы яңалыкны, беренчеләрдән булып, 78нче лицей директоры, ТР атказанган укытучысы, РФ мактаулы мәгариф хезмәткәре Зоя Васильевна Редько белән уртаклашам.

- Бөтенроссия укытучылар көне уңаеннан бөтен коллектив өчен бик тә абруйлы бүләк бу. Гомумән, югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Мөхтәрованың шәһәребез, республикабыз горурлыгы булуы очраклы гына түгел. 20 ел дәвамында бөртекләп тупланган тәҗрибә, иҗади эзләнүләр, фәнни-методик тикшерүләр, акыл егәрлеге һәм, иң мөһиме, укучыларына тирән хөрмәт, яраткан һөнәренә ихлас бирелгәнлеге белән яулады ул бүгенге җиңүен. Тарихны эксперименталь методика ысулы белән өйрәнүнең чишмә башында торган галим буларак та, Эльмира Исхак кызы республикакүләм танылуга ия. Мин аны татар интеллигенциясенең иң лаеклы, иң зыялы вәкилләренең берсе, дияр идем. Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр генә дә түгел, шәһәребезнең җәмәгатьчелек әһелләре дә аның акыллы киңәшләренә тартыла. Иң мөһиме, балаларның психологиясен тирәнтен аңлаучы психолог буларак, бик зур хезмәт башкара ул. Тәрбиягә авыр бирелә дип саналган яшүсмерләрнең дә күңелләренә ачкыч таба белә. Аның дәресләрендә битараф калу мөмкин түгел. Тарихның эчендә "йөреп", йотылып тыңлый балалар. Гомумән, шәһәребезнең мәгариф системасын үстерү белән бәйле барлык алгарышларда да талантлы хезмәттәшебезнең роле бәхәссез, - дигән сүзләрне ассызыклап әйтте җитәкче.

Чыннан да, 20 ел дәвамында Эльмира Исхак кызы Мөхтәрова яулаган үрләр берсеннән-берсе күркәм. Фәлсәфә фәннәре кандидаты, тарих һәм җәмгыять белемен өйрәнү-укытуны гыйльми-эксперименталь дәрәҗәгә күтәргән югары категорияле педагог, тәҗрибәле остаз бүген 78нче лицей директорының фәнни-методик эшләр һәм мәгълүматлаштыру буенча урынбасары вазыйфасын да башкара. Иң мөһиме, талантлы педагог һаман да эзләнүдә. Ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмичә, бүген дә яңалыкка, камиллеккә омтыла ул. Үзеннән күпкә яшь хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнүдән дә тайчынмый. Укучыларын дөньяви вакыйгалар, тарих төпкелендә яткан мавыктыргыч хәлләр белән таныштыруны да, фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнүне дә бердәй кызыксыну һәм ярату белән башкара ул. Эльмира Исхак кызы оештырган семинарларның һәрдаим кызыклы бәхәс-әңгәмәләр, фикер алышулар белән узуы шуның белән аңлатыла да. Талантлы милләттәшебезне зур җиңүе белән ихлас күңелдән котлап, тагын да күркәмрәк үрләр яулавын телибез.

Ә Татарстан күләмендә Россиянең иң алдынгы укытучысы исеменә һәм 200 мең сум күләмендәге премиягә 26 педагог лаек булды. Аларга, шул исәптән, безнең Эльмира Мөхтәровага бүләкләрне ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды. Моннан тыш, 50нче мәктәптән Әлфия Богданова - 100 мең сум, 15нче мәктәптән Елена Абрамова һәм 52нче мәктәптән Чулпан Сафиуллина - 50 мең сум, 60нчы мәктәптән Елена Бочкарева һәм 45нче мәктәптән Ирина Рамздорф 31 мең 550 сум күләмендә акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Шәһәребез өчен бу - бик зур мәртәбә.

Укытучы һөнәре - иң игелекле һәм иң абруйлы, шул ук вакытта иң катлаулы хезмәтләрнең берсе. Аның кулында - балаларыбыз язмышы. Шуңа күрә Укытучы ирешкән уңышлар да бермә-бер әһәмияткә ия. Бөтенроссия укытучылар көне уңаеннан, шәһәребезне данлаган педагоглар йөзендә барлык мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Тирән хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев