Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Икмәккә бәя үзгәрерме?

Белгечләр икмәк бәясе якын арада үзгәрмәс дип саный. Соңгы арада ашлык бәясе еш үзгәреп торса да, Россия Хөкүмәте икмәк бәясе шул килеш калуына ышана. "Бездә ашамлык, аеруча икмәк бәяләре үсү буенча куркулар юк. Без тотрыклы вазгыять булуын көтәбез, гәрчә, соңгы арада ашлык бәясе үзгәреп торса да", - дигән Россия Премьер-министры...

Белгечләр икмәк бәясе якын арада үзгәрмәс дип саный. Соңгы арада ашлык бәясе еш үзгәреп торса да, Россия Хөкүмәте икмәк бәясе шул килеш калуына ышана. "Бездә ашамлык, аеруча икмәк бәяләре үсү буенча куркулар юк. Без тотрыклы вазгыять булуын көтәбез, гәрчә, соңгы арада ашлык бәясе үзгәреп торса да", - дигән Россия Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович "Алтын көз-2017" агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узган Россия ашлык берлеге съездында. "Шуңа күрә бернинди өстәмә чикләү чаралары күрелми", - дип өстәгән ул. "РИА Новости" язып чыкканча, шул ук вакытта ашалык бәясе бик нык төшкән. Әмма Дворкович белдергәнчә, экспортка ярдәм итү һәм мөмкин булган бөртекле интервенцияләр бәяләрне тотрыклы итәргә һәм нормаль дәрәҗәгә кайтарырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев