Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иминият түләүләре арта

Россия Дәүләт Думасы депутатлары автомобиль йөртүчеләрнең җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) турындагы федераль законга үзгәрешләр керттеләр. 2014 елның 1 октябреннән юл һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән машиналар өчен түләү - 120 мең сумнан 400 мең, ә гражданнарның сәламәтлегенә килгән зыян 160 мең сумнан 500 мең сумга җитәргә мөмкин. Димәк, иминият полисларының бәясе...

Россия Дәүләт Думасы депутатлары автомобиль йөртүчеләрнең җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) турындагы федераль законга үзгәрешләр керттеләр.

2014 елның 1 октябреннән юл һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән машиналар өчен түләү - 120 мең сумнан 400 мең, ә гражданнарның сәламәтлегенә килгән зыян 160 мең сумнан 500 мең сумга җитәргә мөмкин. Димәк, иминият полисларының бәясе дә дүрттән бер тапкыр артачак. Ләкин быел түгел.

Кайбер депутатлар килгән зыянны санаганда транспортның "яше" исәпкә алынмаска тиеш, дигән фикердә. "Машинаның искергәнлек коэффициенты 60% ка кадәр кими. Без бу пунктны бөтенләй алырга тәкъдим иткән идек, чөнки ул юл һәлакәте килеп чыкканда иминият компаниеләренә автомобиль хуҗаларына аз акча түләү хокукы бирә", - ди Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов.

Канунның автомобиль хуҗалары файдасына үзгәрүе иминиятчеләрне канәгатьләндерми. Хөкүмәттә дә кайбер тәкъдимнәрнең вакыттыннан алда кабул ителүен әйтәләр. Законның соңгы, өченче укылышы көзгә булыр, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев