Көн темасы

Тукай туган көнендә Чаллыда Шигърият бәйрәме уза

Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре уздыралар. Чаллыда исә Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган чара бүген, 26 апрельдә, 14:00 сәгатьтә үтәчәк. Тукай скверында урнашкан һәйкәл янында милләттәшләребезне эчтәлекле программа көтә.

Программада:
– 1нче сәнгать мәктәбеннән мастер-класслар;
– үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган китаплар күргәзмәсе;
– бөек шагыйрь Габдулла Тукай әсәрләре буенча эшләнелгән картиналар күргәзмәсе;
– шигырь укырга теләүчеләр өчен ирекле микрофон. 

Бәйрәм А.Гыйләҗев исемендәге татар драма театры артистлары катнашында театральләштерелгән пролог – әдәби-музыкаль постановка белән башланачак. Бәйрәмдә «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге солистлары башкаруында җырлар яңгыраячак. 

Чара ахырында исә Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачаклар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация

Нет комментариев