Җитди тикшерү
Дәүләт автоинспекциясе, башкарма комитетның транспорт бүлеге, прокуратура, транспорт инспекциясе вәкилләреннән торган рейд шәһәр урамнарында пассажирларны йөртүче автобус шоферларын тикшерә. Транспорт бүлеге башлыгы Ленар Әгъләмов әйтүенчә, мәҗбүри маршрут картасы "Электр транспорты" предприятиесе карамагандагы газ ягулыгына көйләнгән 136 "НефАз" га бирелгән. Тагын 263 документны кечкенә һәм уртача зурлыктагы автобус хуҗалары алган.
15 июльдән маршрут картасы булмаган килеш линиягә чыгу тыела. Моның өчен "Россия федерациясе территориясендә даими пассажирлар йөртүне оештыру турындагы" канун нигезендә шоферга - 5 мең сум, җитәкчегә - 30 мең сум, ә автобус хуҗасына 300 мең сум штраф салына.
Башкарма комитет җитәкчеләре фикеренчә, мондый зур штрафлар Чаллы проспектларын легаль булмаган пассажир йөртүчеләрдән азат итәчәк. Белгечләр әйтүенчә, шәһәр маршрутыннан, рөхсәтсез йөрүче 200гә якын чит автобус китәчәк.
Легаль булмаган пассажир йөртүчеләр исемлегенә эшмәкәрләр Наталья Гарина, Виктор Судников һәм Евгений Щелоков та кергән. Аларга маршрут карталары бирелмәгән. "Димәк, аларга штраф салынырга мөмкин", - ди Ленар Аглямов.
Шәһәрдәшләребез бу яңалыкка карата нинди фикердә соң?
Илназ ФАТЫЙХОВ, спортчы:
- Мин һәр өлкәдә тәртип булырга тиеш дип саныйм. Документсыз маршрутка чыгуга без каршы, чөнки ул автобуслар кешеләрне йөртә бит. Бу яңалык автобуслар йөртүчеләрнең җаваплылыгын арттырыр бәлки.
Айгөл ГАТАУЛЛИНА, Яр Чаллы педагогия университеты студенты:
- Мин укырга зур автобуста йөрим. Ашыкканда гына бик сирәк "Газель" гә утырам. Аларда йөрү куркыныч бит. Кайсылары кешеләрне утын ташыган кебек дөбер-шатыр йөртә. Штраф салу, бәлки, аларны тәртипкә өйрәтер.
Гөлзар ФӘХРЕТДИНОВА, пенсионер:
- Шәһәр урамнарында зур автобуслар йөртүне оештырган өчен шәһәр хакиме Наил Мәһдиевка рәхмәт. Рәхәтләнеп автобуска утырып, Чаллыны өстән карап, аның матурлыгына хозурланып йөрим. "Газель" ләрнең кайберләрендә йөрү бигрәк куркыныч бит, пассажирлар өчен узышалар, салоннары пычрак. Кешеләрне бастырып та йөртәләр. Канун таләпләренә буйсынмаганнардан штраф түләтсеннәр, һичюгы бюджетка акча керер иде.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев