Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Калфаклы бәйге» конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде

«Шәһри Чаллы» газетасы 25 июньдә «Калфаклы бәйге» дип исемләнгән өр-яңа проектка старт биргән иде. Конкурсның шарты – калфак киеп төшкән фотосурәтләрне җибәрергә. Җиңүчеләрне газетабыз сайтында тавыш бирү юлы аша сайладык.

24 сентябрь көнне бәйгенең тантаналы өлеше – бүләкләү бәйрәме узды. Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә кунакларны кул эшләнмәләре күргәзмәләре каршы алды.


Бүләкләү тантанасы мәктәп укучарының һәм шәһәребезнең иҗат коллективлары башкаруында җыр-биюле номерлар белән үрелеп барды.


Татмедиа акционерлык җәмгыяте филиалы җитәкчесе,  «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Резидә Юсупова чараның хөрмәтле кунакларына, бәйгене хуплап алучыларга – Шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюповага, «КамКомбанк»
ның идарә рәисе Лилия  Байчуринага, 2нче гимназия директоры Айдар Гарифуллинга рәхмәтен белдерде.


Төп җиңүче дип, Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан Гөлшат Мөхәммәтҗанова игълан ителде.  

Номинациядә җиңүчеләр:
«Иң кечкенә катнашучы» – Чаллыдан 1 яшьлек Камилла Рәхмәтуллина.


«Иң татар җанлы» – «Ак калфак» республикакүләм оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова.
«Иң талантлы кыз» номинациясендә – 2нче гимназиядә белем алучы Зәринә Сибәгатова.
«Иң актив катнашучы» – Тукай районы Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.
«Иң тәвәккәл» – Әтнә районы Иске Өҗем авылыннан Нәзирә Габдрахманова.
«Иң мөлаем» – Тукай районы Боерган авылы китапханәчесе Флүзә Сәлимова.

Бәйрәмнән фотоларны газетабыз сайтында алга таба урнаштырачакбыз. Безнең белән калыгыз!

Фотолар: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация