Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"КАМАЗ" хокук алды. Нинди?

КАМАЗ"Россия сыйфаты" программасы дипломанты булды һәм үз продукциясе өчен гомумфедераль билге куллануга хокук алды. Әлеге программа продукциянең көндәшлеккә сәләтен арттыру, шулай ук Россия кулланучылар базарын югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итү максатларын күздә тота. "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте продукциясе программа кысаларында төрле яктан экспрет тикшерүе узды һәм ил эчендә дә, чит...

КАМАЗ"Россия сыйфаты" программасы дипломанты булды һәм үз продукциясе өчен гомумфедераль билге куллануга хокук алды. Әлеге программа продукциянең көндәшлеккә сәләтен арттыру, шулай ук Россия кулланучылар базарын югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итү максатларын күздә тота.
"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте продукциясе программа кысаларында төрле яктан экспрет тикшерүе узды һәм ил эчендә дә, чит ил автомобильләр базарында да көндәшлеккә сәләтле дип табылды.

"Россия сыйфаты" билгесен турыдан-туры продукциянең үзенә дә, кулланучы күрә алырлык җирләргә дә куярга мөмкин. Билге техник паспортларда, күрсәтмәләрдә, реклама буклетлар, роликлар, матбугат чараларында, күргәзмә вакытында экспонатларны тәкъдим иткәндә кулланылачак.

"Россия сыйфаты" логотибын куллану хокукы кулланучы ышанычын яулауда иң үтемле аргумент булачак дип исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев