Шəhри Чаллы

"КАМАЗ-мастер" "Дакар-2021" ралли-рейдында җиңүче

Дмитрий Сотников экипажы гомуми зачетта беренче урынны алды

Яр Чаллының «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2021»ралли-марафонында җиңү яулады. Дмитрий Сотников экипажы гомуми зачетта беренче урынны алды. Икенче һәм өченче урыннарда – Антон Шибалов һәм Айрат Мәрдиев экипажлары.

Ярышларның йомгаклау, 12 нче этабы бүген тәмамланды.

Чаллы узышчылары раллины бишенче тапкыр рәттән ота. Сотников өчен бу «Дакар»да беренче триумф. Узган ел Андрей Каргинов экипажы җиңү яулады.

Фото: "Камаз - мастер" официальный сайт команды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: