Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“КАМАЗ-мастер” командасы авыру баланың хыялын чынга ашырды

Баш миендә яман шеш булган 7 яшьлек Риназ Шәрифуллинның күптәнге хыялы чынга ашты. Ул яраткан "КАМАЗ-мастер" командасы узышчылары белән очрашты һәм халыкара ярышларда катнашып җиңүләр яулаган легендар КАМАЗ автомобиленә утырып йөрде. Риназның башында яман шеш авыруы булуын ике ел элек билгелиләр. Ул берничә тапкыр республика клиник хастаханәсендә химиятерапия дәвасын үтә,...

Баш миендә яман шеш булган 7 яшьлек Риназ Шәрифуллинның күптәнге хыялы чынга ашты. Ул яраткан "КАМАЗ-мастер" командасы узышчылары белән очрашты һәм халыкара ярышларда катнашып җиңүләр яулаган легендар КАМАЗ автомобиленә утырып йөрде.

Риназның башында яман шеш авыруы булуын ике ел элек билгелиләр. Ул берничә тапкыр республика клиник хастаханәсендә химиятерапия дәвасын үтә, операцияләр дә кичерә.

Авыру булуына карамастан Риназ Шәрифуллин бик хәрәкәтчән һәм кызыксынучан малай. Бигрәк тә техника белән мавыга. Уенчык автомобилләр һәм самолет -вертолетлар җыя. Әтисе КамАЗда эшли , ул кайтып улына автомобилләр хакында күп сөйли икән.

Риназның күптән "КАМАЗ-мастер" узыш машинасына утырып йөрисе килә. Аңа теләген чынга ашырырга "Минем белән хыяллан" исемле игелеклек акциясе вәкилләре ярдәм итә.

Бу мәрхәмәтлелек проекты авыру сабыйларның үзе катнашында хыял-теләкләрен чынга ашырырга булыша, аларны дәвалау өчен акча җыя.

Риназ Шәрифуллин әтисе белән бергә "Дакар" узышлары чемпионнарына кунакка килә.Аны КАМАЗ узыш автомобиленә утыртып йөртәләр. Малайга руль артында утыру да зур бәхет була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев