Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"КАМАЗ-Мастер" командасы "Дакар-2018" узышына чыгып китте

"КАМАЗ-Мастер" командасының Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев, Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов җитәкчелегендәге дүрт экипажы 6 гыйнварда кырыгынчы тапкыр үткәрелүче "Дакар-2018" узышында катнаша. Башка елларны ралли 31 декабрьдә яки 1 гыйнварда старт ала идә, быел исә спортчыларга Яңа елны гаиләләре белән каршылау мөмкинлеге туды. Ралли 20 гыйнварда тәмамланырга тиеш. Экипаж әгъзалары...

"КАМАЗ-Мастер" командасының Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев, Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов җитәкчелегендәге дүрт экипажы 6 гыйнварда кырыгынчы тапкыр үткәрелүче "Дакар-2018" узышында катнаша. Башка елларны ралли 31 декабрьдә яки 1 гыйнварда старт ала идә, быел исә спортчыларга Яңа елны гаиләләре белән каршылау мөмкинлеге туды. Ралли 20 гыйнварда тәмамланырга тиеш. Экипаж әгъзалары 1 гыйнварда узышка чыгып китә. Йөк машиналары инде ноябрь аенда ук Перу башкаласы Лимага озатылган иде. Бу узышларда 9 мең чакрым юл үтеп, финишка Аргентинаның Кордоба шәһәренә килеп җитәргә кирәк. Быел узышлар Перу, Боливия һәм Аргентина илләре аша узачак. 2017 елда Эдуард Николаев, Евгений Яковлев, Владимир Рыбаков экипажы җиңгән иде. Ә Дмитрий Сотников, Руслан Әхмәдиев, Игорь Леонов экипажы икенче урынны алды. "КАМАЗ-Мастер" командасы бу ярышларда 14 тапкыр чемпион булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев