Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“КАМАЗ” Санкт-Петербургны газ моторлы техника белән тәэмин итәчәк

Төньяк башкалада алып барылган сөйләшүләрдә "КАМАЗ лизинг компаниясе" АҖ, "ТФК "КАМАЗ" АҖ һәм газга көйләнелгән двигательләр продукциясен чыгаручы компаниянең рәсми дистрибьюторы булган "РариТЭК" ҖЧҖ катнаштылар. Очрашуда "КАМАЗ" вәкилләре "Санкт-Петербург су каналы" дәүләт унитар предприятиесенең автомобиль паркын яңарту, андагы машиналарны компримирлы табигый газны мотор ягулыгында файдалануга күчерү буенча тәкъдимнәр керттеләр.

Сөйләшүләр уңай нәтиҗәләр бирде. Газ моторлы серияле биш КАМАЗ автомобилен лизинг механизмы буенча эксплуатациягә тапшыру карары кабул ителде. Моннан тыш автоҗитештерүче Сантк-Петербург белгечләрен "Компримирлы табигый газда эшләүче КАМАЗларның механизм җайланмалары, техник хезмәт күрсәтү, диагностика һәм агымдагы ремонт үзенчәлекләре" программасы буенча әзерләячәк. Уку ахырында аларга сертификацион таныклык та биреләчәк. "Санкт-Петербург су каналы" ДУП нә тапшырылган газ моторлы техниканың гарантиясе һәм сервис-техник эшләренең үтәлеше "РариТЭК" ҖЧҖга йөкләнгән дип хәбәр итте ПАО "КАМАЗ" хәбәр-хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев