Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"КАМАЗ" үз керемен арттырды

29 мартта Мәскәүдә "Гостех" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә "КАМАЗ" җәмгыятенең директорлар советы утырышы узды. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада республиканың Премьер-министры, "КАМАЗ" директорлар советының кадрлар комитеты рәисе Илдар Халиков та катнашты. Утырышта "КАМАЗ" җәмгыяте бизнес-планының 2016 елда үтәлеше буенча беренче нәтиҗәләр турында сөйләшенде. "2016 елгы...

29 мартта Мәскәүдә "Гостех" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә "КАМАЗ" җәмгыятенең директорлар советы утырышы узды. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада республиканың Премьер-министры, "КАМАЗ" директорлар советының кадрлар комитеты рәисе Илдар Халиков та катнашты.

Утырышта "КАМАЗ" җәмгыяте бизнес-планының 2016 елда үтәлеше буенча беренче нәтиҗәләр турында сөйләшенде. "2016 елгы эш нәтиҗәләре буенча "КАМАЗ" бизнес-планны арттырып үтәде, 34,4 мең йөк машинасы сатты. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 16 процентка күбрәк. Шул ук вакытта 28, 2 мең автомобиль эчке базар аша сатылса, 6,2 меңе экспортка куелды. Керем 127,28 млрд. сумга артты. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 31 процентка югарырак", - диде Сергей Чемезов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X