Шəhри Чаллы

“КАМАЗ”га роботлар кайтты – кемгә сөенеч, ә кемгә...

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыятенә караган заводларда, барлыгы 900 позициядә эшчеләрне роботлар алыштырачак. Әлеге программа 2019 елга кадәр мөмкин кадәр күбрәк җитештерү линияләрен автоматлаштыруны максат итеп куя. 11 робот инде эшкә дә кереште. Алар бүген күперчек (мост) картерын эретеп ябыштыру линиясенә хезмәт күрсәтә. Тагын дүртесе - наплавка линиясендә урнаштырылды. Алга таба рам...

- Катлаулы кризис чорын заводның киләчәген күзаллау максатында файдаланырга тырыштык. Яңа технологияләрне өйрәнү буенча укулар оештырдык. Әлеге чаралар заводны автоматлаштыру вәзгыятен тизләтергә тиеш. Гомумән, дөньяви автосәнәгать базарында үз урыныңны саклап калу, теләсә нинди дәрәҗәдәге көндәшлеккә каршы торырдай товар җитештерү өчен "КАМАЗ" дагы бөтен системаны тамырдан үзгәртеп корырга кирәк. Әйтик, бүгенге көндә үз эшен бөтен нечкәлеге белән үзләштергән югары категорияле технологлар җитми. Бу юнәлештә дә әзерлек алып барабыз. Гомумән, шушы 2-3 ел эчендә тимерчелек заводындагы штамповкалау линиясе тулысынча автоматлаштырылырга тиеш. Аннан соң, дистәләгән роботлардан торган ячейкалар двигательләр заводына урнаштырылачак. Алары механик эшкәртү линияләрендә эшләүчеләрне алмаштырырга тиеш. Финанслауга килгәндә,"КАМАЗ"ны роботлаштыруга акчалар акционерлык җәмгыятенең инвестицияләү бюджетыннан бүленә. Бер роботның якынча бәясе 60 меңнән 100 мең еврога кадәр җитә. Ләкин бу чыгымнар берничә елда үзен акларга тиеш, - дип ассызыклый "КАМАЗ" АҖ баш технологы Равил Хисаметдинов.

Әлеге яңалыкны кем ничек кабул иткәндер, әмма болай да очын-очка ялгап барган гади завод эшчесен сөендергәндер дип уйламыйм. Чөнки, нигездә, югары белемгә һәм югары категориягә ия булмаган гади эшчеләр эшсез калачак. Роботлаштыруның максаты да бит - эшчеләрне алмаштыру бәрабәренә заводның чыгымнарын оптимальләштерү. Кеше хезмәте бермә-бер кыйммәт, ә җитештерүчәнлеге, киресенчә, роботныкыннан күпкә түбәнрәк. Гомумән, кайсы яктан алсак та, чагыштыру, әлбәттә, "тимер" кадр файдасына булачак. Аңа хезмәт хакы да түлисе юк, социаль пакетка да мохтаҗ түгел, авырып китү, имгәнү куркынычы да юк. Белгечләр исәпләп чыгаруынча, 1000 роботка нибары 100 белгеч хезмәт күрсәтергә тиеш. Ә бу, үз чиратында, кимендә, 1000 эшчене кыскарту мөмкинлеген тәэмин итә. Әнә күпме файда-табыш вәгъдә итә яңа программа!

Сүз дә юк, автомобильләр сәнәгатен камилләштерү ул - замана таләбе. Алга киткән Ауропа илләрендә машина җыю линияләрендә инде дистә еллар дәвамында иң төгәл һәм күп физик көч таләп итә торган эшләрне роботлар башкара. Ләкин безнең җәмгыять бүгенге халәтендә моңа әзер түгел. Үз эшчесен яклау инструментын уйлап тапмаган көенчә, замана таләбен, акча эшләүне генә максат итеп кую, минемчә, кешелексезлек. Яңа проектларны тормышка ашырганда, аның социаль ягы да ахыргача уйланылсын иде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: