Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Карусель» әйләнә башлады. Чаллыда яңа балалар бакчасы ачылды (+фотолар)

Шәһәрдә тантаналы рәвештә 85нче «Карусель» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение Николай Мальнев урамындагы «Притяжение» торак комплексында урнашкан һәм 220 урынга исәпләнгән. Бакчаны төзүдә Раил Миңнегалиев җитәкчелегендәге «СтройТраст» компаниясе шөгыльләнгән. Әйтергә кирәк, бу җитәкче безнең шәһәрдә шундый дүрт балалар бакчасы төзегән инде.

Мин килгәндә яңа балалар бакчасы тирәсенә кеше җыела башлаган иде. Бөтенесе яшьләр, үзләренең кечкенә балаларын ияртеп килгәннәр. Күренеп тора: бөтен кешенең күтәренке кәеф, бакчага да олы өметләр баглыйлар. 
– Әлеге сөенечле хәбәрне без бик озак көттек. Бу яңалык – чын мәгънәсендә Яңа елның иң яхшы күчтәнәче булды. Торак комплексына күченеп килүебезгә 1 елдан артык инде. Шул ел дәверендә улыбызны 95нче санлы «Балкыш» дип исемләнгән балалар бакчасына йөрттек. Әлеге бакча шәһәрдә бик яхшылардан санала, әмма анда кадәр барып йөрергә бик кыенга туры килә иде. Хәзер исә улыбызны үзебез үк яшәгән җирдән ерак түгел бакчага йөртә башлыйбыз. Бу эшкә барганда да, кайтканда да бик уңайлы булачак. Яңа ачылган бакчабызга, анда эшләүче барлык хезмәткәрләргә уңышлар гына теләп каласы килә. Безнең сабыйларыбызны киләсе олы адымнарына ныклап әзерләрләр дигән өметтә калабыз,  – дип сөйләде миңа Лилия Исламова.
Яңа балалар бакчасына аның 4,3 яшьлек улы Данияр белән 1,6 яшьлек кызчыгы Әмирә йөриячәкләр. 
Бәйрәм чарасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты. Җыелучыларны сәламләп, ул ил һәм республика җитәкчелегенә мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыруда күрсәткән олы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
– «Бүген бу микрорайон өчен чын мәгънәсендә бәйрәм. Бүген матур «Карусель» дип исемләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең туган көне. Ил җитәкчелеге ярдәменнән башка республика бу проектны тормышка ашыра алмас иде. Балалар бакчасы «Демография» милли проекты ярдәмендә сафка басты. Массакүләм мәгълүмат чараларында еш сөйләнә торган милли проект нәтиҗәләрен биредә үз күзләребез белән күрергә мөмкин. Биредәге балалар бакчасына гына 270 млн сум акча кертелде, шуларның 140 млн ны – федераль бюджет акчалары, ә 130 млн сумы исә республика бюджетыннан бүленгән. Без әлеге учреждениедә балаларга барлык уңайлыклар тудырган һәм бар эшне дә сыйфатлы башкарган төзүчеләргә рәхмәтле.
Наил Гамбәр улы 85нче «Карусель» балалар бакчасы мөдире Фәридә Ситдыйкова белән бергәлектә балалар бакчасын карап чыктылар. Алар бөтен бүлмәләрдә булып, балаларның иҗат дәресенә дә, пешекчеләр бүлмәсенә, азык-төлек блогына, спорт залларына үз бәяләрен бирделәр. Шәһәр мэры үзенең канәгать булуын яшермәде.
– Бакчабызга 130дан артык бала йөриячәк. Урыннар әле бар. Ата-аналар балаларын безгә рәхим итеп алып килә алалар. Бакчада бөтен персонал белән комплектлаштырылган, – дип сөйләде Фәридә Фәрит кызы. 
Бакчаның беренче катында җылы идәннәр. Моннан тыш әлеге учреждениедә шәхси газ котельные да бар. Бу шәһәрдә беренче шундый балалар бакчасы санала. Мөдир сүзләренә караганда, бакчаның беренче катында 6 ясле төркеме булачак, икенче катта исә кечкенә, урта һәм әзерлек төркемнәре, шулай ук музыка, спорт заллары да урнашкан.
Бәйрәмдә шулай ук әти-әниләр комитеты рәисе Рәсүлә Җамалетдинова да чыгыш ясады. Ул барлык ата-аналар исеменнән шәһәр җитәкчелегенә озак көтелгән балалар бакчасы өчен рәхмәт сүзләре белдерде. 
Бакча мөдире Фәридә Ситдыйковага балалар бакчасының символик ачкычы тапшырылды һәм бакчаны тантаналы төчтә ачык дип игълан иттеләр. Балалар бакчасына сабыйлар киләсе дүшәмбедән йөри башлаячак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге мәктәпкәчә учреждениедә куркынычсызлыкка аерым игътибар бирелгән. Балалар бакчасы күп санлы видеокамералар белән җиһазландырылган. Ә ата-аналарга балалар бакчасы территориясенә үтү өчен махсус электрон ачкыч белән йөрергә туры киләчәк.

Гөлия Ибатуллина.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация