Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Катыргы-кәгазь комбинаты рекорд куйды

Чаллының алдынгы предприятиеләренең берсе - Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинатында октябрь аенда товар сату буенча рекорд куелды. Узган айда биредә 29,6 миллион квадрат метр гофр продкуциясе һәм куллану каплары сатылган.

Предприятиядә җитештерү күләмен арттыру буенча максатчан эш алып барыла. Генераль директор Андрей Фомичев Швейцариянең Hunkeler Systeme компаниясе президенты Курт Кайзер белән гофр тара җитештерү фабрикасында калдыкларны чыгару өчен вакуум системасы кую буенча контрактка кул куйды.

Бу проектны 2018 елның сентябрендә гамәлгә ашырырга җыеналар. Яңалык вентиляция системасын оптимальләштерергә, электр һәм җылылк энергиясенә чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш КБКда Mitsubishi Heavy Industries компаниясенең яңа җиһазларын монтаҗлау эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә биредә Япония белгечләре эшли. Яңа линиядә дүрт клапанлы гофр тартмалар җитәштерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев