Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киосклар эшлиячәк

12 август көнне Яр Чаллыда Татарстан республикасы президенты карамагындагы эшмәкәрлек советының икенче күчмә утырышы узды. Анда шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, бизнес-омбудсмен Тимур Ногманов һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары (УФАС) Рузалин Хабибуллин катнаштылар. Очрашуның максаты - демонтажлау куркынычы янаган стационар булмаган сәүдә объектлары (НТО) буенча...

Беренче тапкыр әлеге утырыш шәһәребездә май ахырында үткәрелгән иде. Анда хөкүмәт вәкилләре эшмәкәрләр белән очрашып, стационар булмаган сәүдә объектлары белән аукционнар үткәрү тәртибе буенча хокукый документның кирәклеге һәм аның эчтәлеге буенча киңәшләштеләр. Нәтиҗәдә, андый сатуларны уздыру буенча проект документы ясалды. Бүгенге көндә ул, раслануның соңгы этабын узып, ТР премьер-министры Илдар Халиковның имзалануын көтә. Эшмәкәрлек советы күчмә утырышының шәһәребездә янәдән үткәрелүенә исә туңдырма сатучы "Славица" челтәре белән булган киеренкеле хәл төп сәбәпче булды. Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә генә УФАС шәһәребездә туңдырма сатучы "Славица" челтәренең 25 киоскын урыныннан алып ташлау күрсәтмәсен чыгарды. Сәбәбе - киосклар урнаштырылган җирләрнең аукцион аша узмаган булуында. Әмма шул рәвешле шәһәребездә эшләп килгән 700 гә якын стационар булмаган сәүдә объектларына да куркыныч янарга мөмкин түгелме? Димәк, иртәме-соңмы алар да юк ителәчәк. Ләкин очрашуда җирле хакимият "Беркемне дә урыннарыннан алып ташламаячакбыз!" - дип белдерде. Монополиягә каршы федераль хезмәт әлеге мәсьәләне хәл итү өчен кичектерү бирде. Ноябрь аенда барлык лареклар һәм киосклар алып торган җирләр аукцион аша үткәрелеп, монополиягә каршы федераль хезмәт билгеләгән кимчелекләр бетерелер, дип әйттеләр хакимият әгъзалары. Шулай итеп көз ахырына шәһәребездә стационар булмаган сәүдә объектлары белән туган мәсьәләләр тулысынча хәл ителер дип көтелә. - Монда җыелганнарның берсе дә канлы бәрелешләрнең булуын теләми. Без бары тик бизнесның легаль нигездә эшләвен генә тәэмин итергә тырышабыз. Хәзерге вакытта сезнең эшчәнлек андый кысалар эчендә алып барылмый. Моны үзегез дә аңлыйсыз. Шуңа да бизнесыгыз ябылу куркынычы астында. Әмма без моны хәл итү өстендә эшлибез. Хәзер кыска вакыт эчендә барлык процедураларны барлап, сатуларны үткәрү максатын куябыз, - дип эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итте Тимур Ногманов. Шәһәребездә үткәрелгән инвентаризация күрсәткечләре буенча, Яр Чаллыда 679 стационар булмаган сәүдә объектлары исәпләнә. Аларның 98 тукталышлардагы павильоннарда эшләп килә. 661 киоск стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасына инде кертелгән. Әмма аны әле эшләп бетерәсе бар. Бүгенге көндә хакимият аукционнар үткәрү тәртибе һәм киоскларның бердәм йөзен булдыру өстендә эш алып бара. Алар 20 сентябрьга төгәлләнергә тиеш. Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру килешүе эшмәкәрләргә 5 елга биреләчәк. Ләкин арендатор шартнамәдә язылган очракларны үтәмәгәндә килешү тукталычак. Мәсәлән, андый очракларга түбәндәгеләр керергә мөмкин: аренда өчен түләмәгәндә, киоскның эшләү юнәлеше үзгәртелгәндә. Әйтик, договорда велосипед пункты эшчәнлеге дип язылган, ә чынлыкта эшмәкәр чәчәкләр сату белән шөгыльләнә. Андый очракта янәдән аукцион аша узарга кирәк. Яки НТО ны башкарма комитет рөхсәтеннән башка субарендага биргәндә. Гомумән, әлеге пункт өстендә эшлиләр. Бәлки, гомумән, субарендага бирү рөхсәт тә ителмәс. НТО булган эшмәкәрләргә, аукционга җирләрне анда урнаштырылган объектлар белән чыгару мөмкинлеге бирелде. УФАС вәкили моңа каршы килмәде. Әмма әлеге очраклар суд бәхәсләрен китереп чыгарырга мөмкин, дип фаразладылар администрация вәкилләре. Киңәшмәдә аукционнарга куелачак лот бәяләрен формалаштыру буенча да фикер алыштылар. Башкарма комитетка бу мәсьәләне хәл итүдә ике юл тәкъдим ителде: беренчесе - лотларны базар бәясе буенча кую. Әмма ул озак һәм күп чыгымнарны таләп итә. Икенчесе - арендага бирелгән җир участогының бәясен нигез итеп алу. - Без әлеге очракта шәһәрнең төрле районнарында эшләп килгән төрле профильле 10-20 объектның эшчәнлеген өйрәнеп, формулалалр буенча исәпләпләүләр ясарга киңәш итәр идек. Әгәр дә ул бәя 5 тиен яки 1 миллион булмаса, димәк яхшы. Чөнки әгәр дә бәяләр нык очсыз булса, эшмәкәрләр базарга күп кереп үзара ызгышып бетәчәкләр. Нык кыйммәт очракта - беркем дә ул эшчәнлек белән шөгыльләнмәс. Шуңа да алтын уртаны таба алырдай чишелеш кирәк, - дип әйтте Ногманов. Барлык кирәкле документлар 20 сентябрьга кадәр эшләп бетерелгәч, аларны УФАС тикшерүенә тапшырачаклар. - Рузалин Хабибуллинга аларны өйрәнү өчен тагын якынча ай ярымлап вакыт кирәк булыр. Димәк, 1 ноябрьгә аукционнарны башлап та җибәрергә мөмкин, - диде Ногуманов. Аукционнар басма матубгатны сату һәм аяк киемнәрен ремонтлау киоскларын урап узачак. Моңа Министралар кабинетының махсус карары бар. Әмма соңгы сүз муниципалитет артында. Утырыш ахырында бизнес-омбудсмен Тимур Ногманов һәм шәһәр хакиме киоскларны алып ташлауга каршы булу позициясен янәдән ассызыкладылар. Аларны сүтү хезмәт базарында да киеренкелек тудырачак. - Ларекларны алып ташлаудан тыш безнең бик күп эшләр бар. Шуңа да әлеге мәсьәлне тиз арада хәл итәргә кирәк, - дип төгәлләде утырышны шәһәр хакиме. Сәхифәне Альбина ЗАРИПОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев