Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кисмәгез сез чыршыларны

Яңа ел җитүенә ике атналап вакыт калып бара. Алда бүләкләр әзерләү гаугасы, кибетләр буенча йөгереш һәм урман гүзәлен - чыршыны сатып алу көтә. Ел саен бәйрәм көне уңаеннан Татарстанда шактый гына ылыслы агачлары зыян күрә. Аларны саклау, законсыз рәвештә киселү очракларын булдырмау һәм легаль булмаган юллар белән сатылуга чик кую...

-Әлеге операция кысаларында юллардагы транспорт чаралары катгый тикшереләчәк. Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрү дә планлаштырылган, - дип белдертте Яр Чаллы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының полиция идарәсе башлыгы Надир Закиров.

Чаллыда, бигрәк тә Боровецкий һәм Алабуга урманнарыннан җиңел генә "яшел сылукайларны" урлап кайталар. Шуңа күрә урман инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, әлеге урыннарны аеруча да нык күзәтеп торачаклар.

Агачларны законсыз рәвештә кисеп тотылган кешеләр административ җаваплылыкка тартылачак. Гражданнар өчен штраф күләме 100 сумнан алып 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 2 меңнән алып 40 мең сумга, юридик затларга - 5 меңнән алып 300 мең сумга кадәр җитәчәк. Моннан тыш, дәүләткә салынган зыян күләме 5 мең суммнан артып китсә, табигать саклау законнарын бозган өчен РФ Жиняать Кодексының 260 матдәсе "Урман үсентеләрен законсыз кисү" һәм 261 матдә "Урман үсентеләренә зыян салу яки аларны юкка чыгару" буенча җинаять жаваплылыгы да каралган. Мисал өчен, узган елны "Чыршы" операциясе нәтиҗәсендә шәһәребездә 32 кеше административ җаваплылыкка тартылды.

Ә чаллылар Яңа елны нинди ылыслы агачлар белән каршыларга җыеналар? Әлеге сорау белән кызыксынып без сораштыру уздырдык.

Венера Маннакова, тәрбияче:

- Без ясалма чыршыны бизәп куячакбыз. Ул бик тә уңайлы. Җыела һәм сүтелә, һәр елны сатып аласы да юк. Моннан тыш гаиләбездә яшь бала өчен дә ул куркынычсыз. Ылыслары коелып, авызына кабар дип куркасы юк.

Артур Минеханов, икътисадчы:

-Элек һәр елны Яңа елга чын чыршыны сатып алып кайта идем. Аның кабатланмас хуш исе бөтен өй буенча тарала. Яңа ел рухы да кереп китә. Соңгы елларда Яңа елны гомумән чыршысыз каршыладык. Улым туды бит. Ул бераз үскәч, киләсе елларда сатып алып, бергәләп бизәрбез Алла боерса.

Венера Салимова, декоратор:

-Агачларны кисү яхшы булмаса да, һәр Яңа елны чын нарат белән каршы алам. Озын энәле агачларны сатып алырга тырышам. Аның хуш исен бик нык яратам. Агачны исә махсус сатылучы урыннардан алам.

Айгөл Хаметвалиева, "Jagger" кавер-төркемнең солисткасы:

-Мин ясалма чыршыга өстенлекне бирәм. Матур да, табигатькә дә зыян килми. Акчаны да янда калдырырга ярдәм итә. Агачларны үстерү дә җиңел түгел бит. Шуңа да бер көнлек бәйрәм өчен аларны әрәм итәсе килми.

Нурия Максеева, яшь әни:

-Бары тик ясалманы гына куям! Чыршы урманнары кырылуын теләмим. Яңа елдан соң чыгарып ташлаган чыршыларны күрү үтә дә күңелсез...

Чыннан да, күпме кеше, шуның кадәр фикер. Әмма алда яңгыраган сүзләргә кушылып, бер көнлек бәйрәм өчен агачларны әрәм итмәүне теләп каласы килә. Ылыс исен агач ботакларын җыеп кына да чыгарып буладыр, мөгәен. Яки гомумән, аларга да кагылмыйча, урманнарга чыгып саф һаваны тулы күкрәк белән рәхәтләнеп сулау яхшырактыр. Кыскасы, барысы да сезнең карамакта. Чиста һава сулап, мәһабәт нарат-чыршы урманнары буенча йөрергә теләсәгез, кисмәгез агачларны!

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев