Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көн тудымы бездә- бәйрәм…

Әйе, җәйнең шундый чорына кердек: көн аралаш бәйрәмнәр җитте, дияргә була. Бу атнада 29 июньдә Чаллының Элеватор тавы бистәсендә 17.00 сәгатьтә Сабантуе үткәрелә. Шушы ук көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында "Сабантуе гүзәле-2017" матурлык бәйгесенең финалы. Анда 10 чибәребез милли бәйрәмебезнең быелгы гүзәле булу өчен көч сынашачак. Шунда "Шәһри Чаллы"...

Әйе, җәйнең шундый чорына кердек: көн аралаш бәйрәмнәр җитте, дияргә була.

Бу атнада 29 июньдә Чаллының Элеватор тавы бистәсендә 17.00 сәгатьтә Сабантуе үткәрелә. Шушы ук көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында "Сабантуе гүзәле-2017" матурлык бәйгесенең финалы. Анда 10 чибәребез милли бәйрәмебезнең быелгы гүзәле булу өчен көч сынашачак. Шунда "Шәһри Чаллы" сайтында иң күп тавыш биргән сылукайга да бүләк тапшырылачак.

1-2 июльләрдә авылларда һәм район үзәкләрендә Сабантуйлар гөрәячәк.

2 се көнне Мәләкәс яр буенда "Иван Купала" бәйрәмен Украина җәмгыяте үткәрәчәк. Бу мәҗүсиләр һәм христиан дине элментларын үз эченә алган чарада җырлап-биеп, уйнап -көлеп күңел ачалар.

7 июльдә Чаллыда, Иппадромда "Мөмкинлекләре чикле кешеләр" өчен Сабантуе үткәрелә.

Ә 8 көнне Үзәк мәйданда "Яр Чаллы шәһәр Сабантуе" халыкны үзенә җыя. Аның программасы быел да кызыклы һәм төрле. Ул үзенң уеннары, балалар өчен мәйданчыкларда уен-ярышлары белән сәгать10.00 да башлана. Ә Сабантуеның рәсми ачылуы 11.00 сәгатьтә театралләштерелгән тамаша белән башланып китә.

12 июль көнне керәшеннәр халыкны "Пиртау бәйрәме"нә чакыра. Халыкта Питрау җитте җәй бетте, диләр. Әммә быел әле җәй үзенең җылысын безгә бик аз бүләк итте.

Һава торышын билгеләүчеләр әйтүенчә, бу атна ахрына яңгырлар туктап, һава температурасы +25; +28 градус була дип өметләндерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев