Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көнкүреш техникасы үзебездә җитештерелә

“Технолайн” компаниясе Polaris Швейцария компаниясе бренды белән продукция җитештерә.

ТОСЭР резиденты булган “Технолайн” компаниясе көнкүреш техникасы һәм кухня җиһазлары җитештерүне арттырырга ниятли. Товар “ТАССРның 100 еллыгы” билгесе белән маркаланачак. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, җирле алгарышлы үсеш территориясе кураторы Эльдар Тимергалиев хәбәр итте.
“Технолайн” компаниясе Polaris Швейцария компаниясе бренды белән продукция җитештерә. 2020 елда ул товар чыгаруны арттырырга планлаштыра. Узган ел ТОСЭР резиденты биш модификациядәге 100 мең иттарткыч чыгарса, быел конвейердан ул ун модельдә 150 мең берәмлек җитешетереләчәк. 
Моннан тыш, “Технолайн” базарга 15 мең микродулкынлы мич, 20 мең тузан суырткыч һәм 25 мең электр чәйнеге чыгарачак. Компания чәйнекләр өчен кою корпусларының тулы циклын үзләштерүе хакында да белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация