Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коронавирус чигенә

Чаллының сугыш ветераннары Госпитале 23 декабрьдән коронавирус белән авыручыларны кабул итүдән туктады.

Баш табиб Резеда Мавзютова әйтүенчә, 2021 елда госпиталь стационарында ковид һәм үпкә ялкынсынуы белән чирләгән 1182 кеше дәваланып чыккан. Замана афәте йоктырган авыруларны дәвалауга – 27 табиб, 80 шәфкать туташы, 34 кече персонал үзеннән зур өлеш керткән. Стационар 100 кешегә исәпләнгән вакытлыча йогышлы авырулар госпитале булып эшләде. Биредә авырулар өчен көн саен бер тоннадан артык кислород кулланылды.
– Без вакцина ясату нәтиҗәсендә коронавирус белән авыручыларның саны кимүгә сөенәбез, чөнки бу безгә гадәти режимга күчәргә мөмкинлек бирде. Госпиталь коллективының  фидакарь хезмәте хөрмәткә лаек. Ә шәһәрдәшләргә тынычланырга иртәрәк икәнлеген искәртәм. Яңа ел бәйрәмнәрендә саклык чараларын үтәгез, бәйрәмне гаиләләрдә генә үткәрегез, – ди Резеда Ришатовна.
Хәзерге вакытта госпиталь стационарында профилактика чаралары үткәрелә.  Бина, җиһазлар, җилләтү системалары санитар-эпидемилогик таләпләр буенча зарарсызландырыла.  Бу эшләр тәмамлангач авыруларны кабул итә башлыйлар. Госпитальдә коронавирус инфекциясеннән соң авыруларны тернәкләндерү дәвам итә. 2020 елның июленнән COVID-19 белән чирләгән 1688,  ә 2021 елда 1041 кеше  биредә үзенең сәламәтлеген ныгыткан. 
Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә генә 1/09 адресы буенча урнашкан 5нче шәһәр хастаханәсеннән дә ковид-чикләүне алганнар иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация