Шəhри Чаллы

Коррупциягә каршы республикакүләм киңәшмә үтте

Кичә Түбән Камада "Коррупциягә каршы тору максатыннан хөкүмәт органнары, массакүләм мәгълумат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтларының үзара бәйләнешләр урнаштыруы" темасына багышланган семинар үтте. Анда Чаллыдан - шәһәр мэрының коррупциягә каршы көрәш мәсәләләре буенча хаким ярдәмчесе Алексей Тарабукин, "Шәһри Чаллы" газетасы баш мөхәррире Хабрахман Шәфигуллин, "Челнинские известия" газетасы баш редакторы Зөлфия...

Кичә Түбән Камада "Коррупциягә каршы тору максатыннан хөкүмәт органнары, массакүләм мәгълумат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтларының үзара бәйләнешләр урнаштыруы" темасына багышланган семинар үтте. Анда Чаллыдан - шәһәр мэрының коррупциягә каршы көрәш мәсәләләре буенча хаким ярдәмчесе Алексей Тарабукин, "Шәһри Чаллы" газетасы баш мөхәррире Хабрахман Шәфигуллин, "Челнинские известия" газетасы баш редакторы Зөлфия Солтанова, "Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясе директоры Алсу Вәлиева һәм «КАМАЗ» ҖЧҖ белгечләре катнашты. Киңәшмәне «Татмедиа» ААҖ генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов алып барды. Очрашу барышында коррупциягә каршы күрелүче чаралар турында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Марс Хәмидуллин, "Татмедиа" ОАО Юстиция министрлыгы вәкилләре чыгыш ясады. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча хәл ителәчәк мәсәләләр билгеләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: