Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кытайлар Чаллыны яулый, ә без...

Яшерен-батырын түгел, чит ил инвесторлары эшне кызу тота. Әле кайчан гына Кытай эшмәкәрләре шәһәребездә суыткычлар җитештерү заводы ачу турындагы планнары белән уртаклашкан иде.

Инде HAIER компаниясе җитәкчелеге заводны төзүне май аенда башлаячакларын хәбәр итте.

Ә бу, үз чиратында, шәһәрдәшләребез өчен эш урыннары, ә шәһәр казнасына тагын бер предприятиедән салым җыемы керү дигән сүз.

Шушы көннәрдә шәһәр җитәкчелеге белән очрашуда компания вәкилләре яңа заводны төзү белән бәйле эшләрнең һәр циклы буенча хисап тоттылар. Белгечләр фаразлавынча, агымдагы елның декабрь аена барлык җиһазлар да килеп җитәргә тиеш. Шуннан соң, тиз арада монтажлауга керешү һәм җитештерү линияләрен көйләп кую күздә тотыла. Ә заводны тантаналы төстә ачуны киләсе елның апрель аена планлаштыралар. Беренче суыткычларны комплектлауда 60 процент чит ил детальләре кулланылу күздә тотылса, алга таба Россиядә эшләнгән комплектлаучы җиһазларга өстенлек бирелер дип тә кызыксындыра Кытай эшмәкәрләре. Шушы көннәрдә төзелеш оешмалары арасында бәйге игълан ителергә тиеш.

- Ә эшче кадрларга килгәндә, суыткычлар җыюда барлыгы 500 кеше эшләр һәм, әлбәттә, барысын да Чаллыдан җәлеп итәргә ниятлибез. Эшчеләрдән тыш, баш энергетик, генераль менеджер, финанс департаменты башлыгы кирәк булыр, - ди HAIER компаниясенең генераль директоры Ван Шоужун.

Бу нисбәттән, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев югары уку йортларында вакансияләр ярминкәләре оештыруны тәкъдим итте.

- Аеруча 4-5 курс студентларын кызыксындыруга игътибарны җәлеп итәргә кирәк. Бу бер елдан соң, ягъни завод ачылуга югары квалификацияле кадрлар әзер дигән сүз бит. Чөнки җитештерү үзенчәлеген үзләштерү өчен яшьләргә күп вакыт та кирәк түгел, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Ә подряд оешмасын сайлап алуга килгәндә, HAEIR компаниясе җитәкчелеге заводны төзүгә үз төзелеш оешмасын җәлеп итү ягында. Шәһәр җитәкчелеге исә җирле подрядчыларны тәкъдим итә. Әлеге мәсьәлә һәрьяклап өйрәнелә һәм ашыгуны таләп итә. Чөнки 2015 елның 20 маенда подрядчы белән килешү төзү һәм 27 майдан да калмыйча төзелешкә керешү планлаштырыла.

PS. Сүз дә юк, завод та төзелер, эшле дә булырбыз. Гомумән, Кытай инвесторларының Россия базарын яулаудагы "җәһәтлеге"н мактарга гына кала. Ләкин кайчан соң үзебезнекен кия, үзебезнекен ашый башларбыз!? Европа эмбаргосына "йодрык болгап", Кытай сөлгеләре белән сөртенеп, безнең чималдан ясалган Кытай кәстрүлләренең, танылган фирмалар маркалары астында чыккан "калай" табаларның очсызлыгына гаҗәпләнеп, Кытай сәгатьләренә карый-карый үзебез дә сизмәстән, Кытай көнкүрешенә кереп барабыз түгелме? Чималыбыз да җитәрлек, югары квалификацияле белгечләргә дә кытлык юк. Тик нигә соң "Үзебезнекен сатып алыйк!" дигән чакырудан ары китә алмыйбыз?!

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев