Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Көн темасы

«Күз ачып йомганчы йорт-җирсез калдык» - ФОТО, ВИДЕО

«Күз ачып йомганчы йорт-җирсез калдык» - ФОТО, ВИДЕО

Тукай районының Казаклар авылында куркыныч янгын булды. Аның нәтиҗәсендә өч хуҗалык тулысы белән янып бетте. «Ярты сәгать эчендә еллар буе җыйган мал-мөлкәтебез юкка чыкты бит! Өебез, сарай, келәт, кош-кортларыбыз – барысы да көлгә әйләнде», – ди зыян күргән авыл халкы.

Казаклар авылы – районда иң ерак авылларның берсе. Авыл кечкенә генә, кешеләре дә гади, бер-берсен күптәннән беләләр. Куркыныч янгын булган җирне табу бер дә кыен булмады. Көл, корым исе дә бетмәгән иде әле. Машина белән килеп туктауга, йөрәк жу итеп куйды. Кешеләрнең чабышканы, ачынып кычкырганнары, күз яше, янгын сүндерү машиналары, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләренең булышлык итүе күз алдымнан йөгереп үтте... Мондагы фаҗигане әйтеп кенә бетереп булмый торгандыр! 

«Тәрәзәдән кап-кара болыт күтәрелде»

– Ууу, куркыныч булды! Мондыйны Аллаһы Тәгалә бүтән күрсәтмәсен! Минем өем күрше генә бит! Бик борчылдым. Янгын Абугалиевлар гаиләсенең лапасыннан чыккан дип беләм. Көн коры иде, бераз җиле дә бар, бик нык кыздырды. Янгын лапастан чыгып, тиз арада өйгә күчте. Аннары ике як күршеләрнең дә өйләре янып бетте. Безнең өйгә кадәр тагын бер корылма бар. Ул булмаса, ялкын безгә дә күчә иде. Янгын сүндерү машиналары да тиз генә килеп җитмәде шул... Әле 40 минутлап вакыт узгандыр. Аннары җыелдылар, билгеле. Шәһәрдән дә чакырттылар. Тик анда янгынның иң көчле вакыты иде инде. Янгынны сүндереп бетергәч тә әле төннәрен дежур тордык. Тиресләргә дә ут капкан иде бит, тыгын кабынып китмәсен дидек, – дип сөйләде безгә Вәсил Садыйков. 

Янгын урынын фотога төшергәннән соң, ниндидер могҗиза белән генә өе янмыйча калган Раушания ханым Закирова ишегалдына кердек. Монда әбиләр, апайлар җыелып, куркыныч көн турында үзләре үк сөйләшеп торалар иде. 

– Алланың рәхмәте, ярый өебез утырып калды. Келәт, гараж, сараебыз янып бетте. Ут бакчадагы помидорларыбызны, алмагачларыбызны көйдерде, – дип ашыга-ашыга сөйли башлады миңа 86 яшьлек Нурия Хафизова. – Янгын булган көнне яхшы хәтерлим. Сәгать нәкъ 12 тулгач башланды ул. Мин өйдә идем. Бераз ятып, хәл алырга иде исәбем. Телевизорны кабыздым. Шул вакыт тәрәзәдән кап-кара болыт күтәрелгәнен күрдем. Нәрсә булганын тиз генә төшенеп буламыни! Урамга чыгып йөгердем. Анда инде байтак кына халык җыелган, йөгерешәләр. Күршеләребездә янгын чыгуын һәм утның бик җитез үрләвен чамаладым. Шул мәлне, үземә-үзем шаккатам, кире өйгә кердем, тиз генә документлар тутырган сумканы эләктердем дә кабат урамга чыктым, – дип дәвам итә ул.

– Мин бакчада идем. Гел хикмәт булды ул! Мондыйны дошманыңа да күрсәтмәсен! – дип сүзгә кушыла күрше йортта яшәүче 91 яшьлек Наҗия Садыйкова. 

«Күптәннән сине шул утка атарлар иде!»

Апалар, әбиләр миңа янып беткән бер йортта Абугалиевлар гаиләсе яшәгәнен әйттеләр. Гөлназ исемле ханымның инвалид баласы да булган. Моңа өстәп, өйдә әнисенең бертуганы – чирле апасы да тормыш иткән. 

– Шул Гөлназ барысын да китереп чыгарган бит инде! Махсус яндырам дип чыгып киткән, ди. Барып әйттек Гөлназның үзенә: «Казаклар халкы әйбәт әле, сабыр! Берәү булса, күптәннән сине шул утка атар иде! Күпме зыян салдың бит! Кешеләрне йортсыз калдырдың!» – дидек. Кая аны аңласын инде! Ләх исерек! Айнык чагы да бик сирәк, – дип сөйләүләрен дәвам итәләр әбекәйләр. 

– Ул бит Казакларны яндырып бетерәм дип тә әйткән! Судка бирергә кирәк үзен! Кем беләндер талашкан да, чыгып китеп сарайга махсус рәвештә ут төрткән, диләр! Авыл халкыннан үч алган шулай итеп! Әле бит янгыннан соң үзенә акчалата да ярдәм күрсәткәннәр, азык-төлек тутырылган пакет-пакет әйберләр дә тапшырганнар. Соң ул бит хәзер ай саен йорт яндырыр да, акча алып ятар микәнни?! Бу нинди хәл инде! – дип үз ризасызлыкларын белдерәләр Нурия белән Наҗия әбиләр. 

Монысы да ачыклык кертергә булдык. Районның «Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 20 июньдә үзәк хезмәткәрләре инвалид бала тәрбияләүче Абугалиевлар гаиләсенә иганәчеләр ярдәмен тапшырганнар. Аларга фермер Минталип Миңнеханов һәм «Тукай районы пассажирлар йөртү ассоциациясе» җитәкчесе Равил Төхбәтуллин акчалата ярдәм күрсәткән. Ярдәм итәргә теләүчеләр тагын булса, социаль яклау бүлегенә яисә Теләнче Тамак авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә ала икән.

«Шуңа сыкранам, рәнҗим хәтта!»

Авыл халкы янгында каты зыян күргән, яңа гына евроремонт ясаган өйләрен, гаражларын көл итеп түккән Илһаметдиновлар гаиләсе турында да ачынып әйттеләр.

– Мәрхүм Рәиснең балалары кайткан иде. Бөтен туганнарын чакырып, олы итеп аш үткәрергә иде исәпләре. Шул йортта Коръән укытмакчылар иде. Инде хәзер мәчеттә генә укытырга сөйләшкәннәр ахры! Соң, бүтән әмәле дә юк бит инде! Йорт юк бит! Басып торырга урын да калмады бит! Хәтта алып кайткан сумка-сумка әйберләрен дә чыгарырга җитешмәгәннәр. Ул йортлары, гаражлары нинди җитеш иде! – дип ашыга-ашыга сөйли Наҗия әби. 

– Мин сугыш чоры баласы! 30 елдан артык колхозда сыер саудым. Үз гомеремдә бернинди дә ярдәм күрсәтелмәде, барысын да үзебезнең көч белән башкардык. Ә монда колхозда эшләмәгән, авылны үстерүгә бер өлеше кермәгән берәүне – йортлар яндыручыны район дәрәҗәсенә чыгарып бүләкләүләре йөрәгемә тиде. Шуңа сыкранам, рәнҗим! – дип сүзгә кушыла Нурия әби Хафизова. 

«Суд юлында йөрмибез инде»

– Без үзебез Октябрь-Бүләк авылында яшибез. Янгын турында ишетүгә монда торып чаптык, – дип сүзгә кушылды тагын янган йорт хуҗасы Ләйсирә Сәйфетдинова. – Казаклардагы йортыбызда кеше яшәми иде. Ул әткәй белән әнкәйнең истәлеге иде. Җәйләрен апаларым кайтып тордылар. Үзебез дә нигез-йортка кайтып йөри идек. Шундый биек нигезле әйбәт йорт иде. Әткәйләрнең күпме көч куеп төзелгән йорты бит инде ул! Бернәрсә дә алып чыгып булмады. Мунча, келәт, сарай, утын лапасы, теплица, техникалар – берсе дә калмады! Шуны әйтәсем килә: Казаклар авылы халкына ихлас рәхмәтләремне белдерәм. Шулкадәр бердәм булдылар, шулкадәр ярдәм иттеләр – искиткеч! Алар булмаса бу мәхшәрне җыештырып бетерергә көч тә таба алмаган булыр идек! – дип сөйләде ул.    

– Янгын чыгаручыны беләсез бит? Судка бирергә уйламыйсызмы? – дим.  

– Юк, андый эшләр белән шөгыльләнмибез инде! Гөлсәриянең (Гөлназның әнисе – авт.искәрмәсе) инвалид сеңлесе бар. Моннан тыш, гарип оныгын тәрбияли. Гомер буе йортларыбыз терәлеп торды. Минем әткәйләр Гөлсәриянең әти-әнисе белән бик яхшы мөнәсәбәттә иде. Йортны хәзер кире кайтарып булмый бит инде! Апамнар да алай суд юлында йөрмәячәкбез дип кырт кистеләр! Гөлсәрияләр алар гел бездә булдылар. Ярдәмләшеп яшик идек инде. Сеңлесе – Даун чире белән авыручы Гөлфирәне бик яхшы карый иде. Нишләтәсең бит, шулай язылгандыр. Без бер дә үчле кешеләр түгел. Апаларым да нәкъ шундыйлар. Буласы булган инде генә диделәр! Әле бер апам, күчтәнәчләре төяп: «Бу атнада Гөлсәрияләргә керәм әле. Тавышларын туктатсыннар, эчүләрен ташласыннар. Тавыш ул җүнлегә илтмиячәк! Куркып яшибез бит!» дип әйтергә исәп тоткан булган. Менә шул: буласы булды! – дип күз яшьләрен тыя алмый Ләйсирә ханым. 

«Өйгә ут үрли башлауга аңымны җуеп егылганмын»

Раушания Закироваларның гаражлары, лапаслары, келәтләре янып беткән, йортлары гына исән калган. 

– Абугалиевларга нәфрәт инде! Нәрсә дип әйтәсең! Килеп тә караганнары юк бит! Бөтен авыл халкы җыелып өмәләр үткәрдек. Ник бер килеп карасыннар! Әле янгын булган көнне аңымны җуеп егылганмын. Калтыр-колтыр калтырата башлады. Янгын гаражны юкка чыгарды, сарайга ут капты, шуннан соң ут өйгә үрмәли башлагач – үземне белештерми башладым, бетәм дип уйладым. Менә шул Ләйсирәләр ярдәмгә килделәр, алар медицина белемлеләр бит! Ирем Илгиз дә калтырана башлады! Гел гаҗәп, хикмәт куркыныч булды бит ул! Тавыкларым янып беттеләр бит! Кычкырып-кычкырып яндылар мескенкәйләрем. Чыгармакчы да булдылар аларны. Үзләре үк утта сикерәләр икән! Аларны хәзер бер көрәк итеп илтеп түктек инде... Шунысын да әйтәм: авылда янгын сүндерү гидранты юк. Әле җитмәсә якын-тирәдә су юк, бар ул, әмма бик сай. Берәр әмәле күренмәсә, Алла сакласын, тагын мондый нәрсә килеп чыкса, бөтен авыл янып бетәчәк бит! Моның нинди җитди нәрсә икәнен аңласыннар иде, берәр җай табылса иде! – дип сөйли Раушания ханым.    

Мәсьәләгә бераз ачыклык кертү максатыннан, Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдиновка чыктык.  

– Куркыныч янгын булды чыннан да. Бу бит элеккеге төзелешләр. Алар шул хәтле бер-берсенә якын урнашканнар. Янгын аларны «ашап» кына торды. Лапасларында печән ишеләр дә булган. Ул ут кабынып китәргә тагын бер этәргеч булып тора. Әле җил каты булмады, ул тынды дибез. Җиле көчле булган булса, тагын да күбрәк йортка зыян салыныр иде, һичшиксез. Янгын сүндерү техникалары да, басуларда эшләгән тракторларда, шәһәрдән дә машиналар килде. Бөтен көчне янгын сүндерүгә җиктек. Кешеләр бернәрсәсез утырып калдылар. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләрнең документларын ясау белән шөгыльләнәбез. Моннан тыш район һәм авыл җирлеге белән берлектә янгында зыян күрүчеләргә матди ярдәм әзерләргә дип торабыз. Янгынга килгәндә исә, әлегә тикшерү эшләре бара, янгынның сәбәпләрен төгәл генә әйтеп булмый, – дип сөйләде безгә Рамил Шәрипҗанович. 

Чыннан да, бурдан әле нәрсәдер кала, ә уттан бернәрсә дә калмый. Мондый кайгы җиле беребезнең дә ишеген какмасын, бәла-казалардан Ходай үзе сакласын дигән теләктә каласы килә. 

Гөлия Ибатуллина. 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация