Шəhри Чаллы

Прививка ясатмый калмагыз

Россиядә яшәүчеләр агымдагы елның көзендә дүрт грипп вирусы - гонконг, дуңгыз һәм В типлы вирус белән очрашачак. Аларның берсе яңа төрле булачак, шуңа күрә прививка ясатырга кирәк, дип белдергән Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости" агентлыгы яза.

"Вирусларның берсе яңа төрле булачак, шуңа күрә узган елгы прививкалар нәтиҗә бирмәскә мөмкин", - дип ассызыклаган Роспотребнадзор башлыгы. Попова сүзләренчә, кисәтү чараларына халыкка грипп вирусларыннан ничек сакланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү керә. Массакүләм мәгълүмат чараларын актив җәлеп итү 2015-2016 елның иң авыр вакытында урамда һәм җәмәгать урыннарында 40 процент кешенең битлек киюенә китергән.

http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: