Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Марттан яңа кануннар гамәлгә керде

2017 елның 1 мартыннан Россия халкының тормышын үзгәртә торган яңа кануннар һәм карарлар гамәлгә керә. Менә аларның кайберләре: 1 марттан хосусыйлаштырырга теләсәң, үзеңнең фатирыңны сатып алырга кирәкми. Бушлай хосусыйлаштыру гомерлек итеп ясалды. Моңа хәтле бушлай хосусыйлаштыру 2017 елның беренче мартына кадәр генә, ә Кырымдагылар, авария хәлендәге йортлардан күчүчеләр һәм ятимнәр...

1 марттан урман янында җир участогы булган кешеләр урманны янгын куркынычсызлыгыннан саклау буенча түбәндәге эшләрне башкарырга тиешләр: кар эреп беткәч мәйданны коры яфраклардан, ботаклардан һәм башка яна торган әйберләрдән чистартырга кирәк. Бу урманнан 10 метр киңлектәге ара булырга тиеш. Шулай ук урманны үз милкеңнән чикләү өчен 0,5 метрдан да ким булмаган койма куярга мөмкин.

Шулай ук ОСАГО буенча канунга төзәтмәләр кертелә. Акча урынына машинаны төзәтү гражданнар милкендә булган автомобильләргә генә кагылыр дип көтелә. Иминиятче тәкъдим иткән исемлектән техник хезмәт күрсәтү станциясен зыян күрүче сайлый. Акчаны авыр хәлдә калган автомобильчеләр генә алачак.

30 мартта транспорт куркынычсызлыгы буенча техник чараларны мәҗбүри сертификацияләү гамәлгә кертелә. Бу сигнализация, видеокүзәтү, аудио һәм видео элемтә, мәгълүмат җыю, эшкәртү һәм тапшыру системаларына кагыла. Бу намуслы көндәшлек дәрәҗәсен арттырыр һәм транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итүдә файдалы булыр дип көтелә.

31 марттан җәмәгать туклануы системасында эшләүче эшмәкәрләргә алкогольле эчемлекләр сату өчен яңа лицензия алырга туры киләчәк. Шулай ук мәгариф, спорт, медицина карамагындагы биналарда спиртлы эчемлекләрне ваклап сату тыела.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев