Майлар җитте, майлар... Ут белән сак булыгыз!
Янгынчылар кисәтә: урманнарга барып учак ягучылар җаваплылыкка тартырыла.
Май бәйрәмнәрендә урман һәм су буйларында учак ягып шашлык пешерүчеләр кисәтүләргә карамастан шактый күп. Инспекторлар иллегә якын кешегә инде админстратив протокол төзегән. Аларга шактый зур күләмдә штрафлар салыначак.
Хөрмәтле шәһәрдәшләр, табигатьтә генә түгел шәхси хуҗалыкларда, бакчаларда да учак тергезү катыгый тыела.
Ут белән сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев