Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мә­че­ттә эш кайный

Яр Чал­лы шә­һә­ре­нең 27 нче бис­тә­сен­дә икен­че агач мә­чет тө­зе­леп ки­лә. Бу мак­сат­ка җир 2007 ел­да бү­леп би­рел­гән иде. 2009 ел­да, до­ку­мент­лар­ны тәр­тип­кә кер­теп, на­маз уку өчен ва­гон ку­ел­ды һәм эш баш­ла­нып кит­те. Бү­ген­ге көн­дә про­ект­та ка­рал­ган бар­лык тө­зе­леш эш­лә­ре­нең 70 про­цен­ты баш­ка­рыл­ган. Тү­шә­ме гип­со­кар­тон бе­лән тыш­ла­ган, бүл­мә­ләр бү­лен­гән, бал­кон...

Яр Чал­лы шә­һә­ре­нең 27 нче бис­тә­сен­дә икен­че агач мә­чет тө­зе­леп ки­лә. Бу мак­сат­ка җир 2007 ел­да бү­леп би­рел­гән иде. 2009 ел­да, до­ку­мент­лар­ны тәр­тип­кә кер­теп, на­маз уку өчен ва­гон ку­ел­ды һәм эш баш­ла­нып кит­те. Бү­ген­ге көн­дә про­ект­та ка­рал­ган бар­лык тө­зе­леш эш­лә­ре­нең 70 про­цен­ты баш­ка­рыл­ган.

Тү­шә­ме гип­со­кар­тон бе­лән тыш­ла­ган, бүл­мә­ләр бү­лен­гән, бал­кон өле­ше­нә идән җә­ел­гән, җы­лы­лык чел­тә­ре үт­кә­рел­гән. "Җы­лы көн­нәр баш­ла­ну бе­лән, тү­шәм бе­лән эшен бе­те­реп, көз­гә на­маз за­лы­на ке­рер­гә дип уй­лый­быз. Чөн­ки җә­мә­гать на­маз­ла­ры­на ки­лү­че­ләр кү­бәя, ә ва­го­ны­быз кы­сан. Бал­кон өле­шен­дә дә­рес­ләр үт­кә­ре­лә­чәк. Би­на 210 на­маз уку­чы­га исәп­лән­гән", - ди­де Сө­ем­би­кә мә­че­те имам-ха­тый­бы Рә­ис хәз­рәт Әх­мә­тов.

"Әл­бәт­тә, эш­ләр­нең ба­ры­шы фи­нанс­лар­га бәй­лән­гән. Әле­гә төп эш­ләр бер кар­дә­ше­без яр­дә­ме бе­лән баш­ка­рыл­ды. Ул тө­зе­леш­кә 7,5 млн. сум­нан ар­ты­гы­рак ак­ча бир­гән. Ха­лык та ак­рын­лап сә­да­ка­сын ки­те­рә ", - ди хәз­рәт. Аның сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, "Татс­вет" фир­ма­сы баш­лы­гы Бу­лат Ну­рет­ди­нов электр энер­ги­я­се бе­лән тә­э­мин итү бу­ен­ча яр­дәм күр­сәт­кән, дип хә­бәр итә Та­тар­стан мөф­ти­я­те мат­бу­гат хез­мә­те.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев