Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ме­ди­ци­на үзә­ген­дә – яңа бү­лек

А­гым­да­гы ел­ның мар­тын­да Ка­ма ба­ла­лар ме­ди­ци­на үзә­ге­нең тө­зек­лән­де­рел­гән "Г" бло­гы фай­да­ла­ну­га тапшыры­ла. Би­ре­дә сә­ла­мәт­ле­ген­дә тай­пы­лыш­лар бе­лән ту­ган ба­ла­лар бү­ле­ге бу­ла. Әле­гә ул 9/23 ад­ре­сы бу­ен­ча ур­наш­кан бә­би та­бу йор­тын­да эш­ли. Мон­нан тыш, би­на­га ис­ке шә­һәр­дә­ге 8/14 би­на­сын­нан ба­ла­лар ди­аг­нос­ти­ка үзә­ге дә кү­ченә. Ка­ма ба­ла­лар ме­ди­ци­на үзә­ге баш та­би­бы Ти­мур Мө­ба­рәк­шин...

А­гым­да­гы ел­ның мар­тын­да Ка­ма ба­ла­лар ме­ди­ци­на үзә­ге­нең тө­зек­лән­де­рел­гән "Г" бло­гы фай­да­ла­ну­га тапшыры­ла. Би­ре­дә сә­ла­мәт­ле­ген­дә тай­пы­лыш­лар бе­лән ту­ган ба­ла­лар бү­ле­ге бу­ла. Әле­гә ул 9/23 ад­ре­сы бу­ен­ча ур­наш­кан бә­би та­бу йор­тын­да эш­ли. Мон­нан тыш, би­на­га ис­ке шә­һәр­дә­ге 8/14 би­на­сын­нан ба­ла­лар ди­аг­нос­ти­ка үзә­ге дә кү­ченә.

Ка­ма ба­ла­лар ме­ди­ци­на үзә­ге баш та­би­бы Ти­мур Мө­ба­рәк­шин бел­де­рү­ен­чә, бы­ел би­ре­дә опе­ра­тив оф­таль­мо­ло­гия бү­ле­ген дә ачу күз­дә то­ты­ла. "Мо­ңар­чы мо­ның өчен бел­геч­лә­р дә, ти­еш­ле җи­һаз­лар­ да юк иде. Яңа ту­ган ба­ла­лар­ны, күз­лә­ре­нә опе­ра­ция яса­ту өчен, рес­пуб­ли­ка ба­ла­лар кли­ник хас­та­ха­нә­се­нә җи­бә­рә идек. Тиз­дән ин­де са­бый­лар­ны үзе­без­дә ка­бул итә баш­лый­быз", - ди ул.

Исе­гез­гә тө­ше­рә­без, 2014 ел ахы­рын­да "Г" бло­гын тө­зек­лән­де­рү­гә рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан 80 млн сум ак­ча бү­леп би­рел­гән иде. Мон­нан тыш, хас­таха­нә­гә те­ле­ме­ди­ци­на кон­суль­та­ция­лә­ре үт­кә­рү, дис­тан­ци­он тик­ше­рү һәм авы­ру­лар­ны дә­ва­лау өчен яңа җи­һаз­лар да кай­тар­тыл­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев