Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мэр Наил Мәһдиев төрле өлкәләрдә казанышларга ирешкән шәһәрдәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген Тантаналар сараенда (ЗАГС), Россия көне уңаеннан, бәйрәм чарасы үткәрелде. Анда мэр Наил Мәһдиев та катнашты.

Ул Чаллыда төрле өлкәләрдә казанышларга ирешкән шәһәрдәшләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырды.
«ТР Атказанган табибы» исеменә 5нче шәһәр хастаханәсе табиб-анестезиологы-реаниматологы Галина Соловьева һәм сугыш ветераннары госпитале табиб-психиатры Марат Юсупов лаек булды. «ТРның Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исемен Яр Чаллының «Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәге» мәгълүмат җыю һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә мониторинглар бүлеге башлыгы Нурфия Фәйзуллина алды. Рәшит Шакировка «ТРның Атказанган машина төзүчесе» дигән бүләк тапшырдылар. Р.Шакиров “КАМАЗ” җәмгыятенең Коючылар заводында әйдәп баручы инженер-технолог булып эшли. 
«ТРның Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» исеменә «Энтузиаст» директоры Фәргать Минхаеров, ә «ТРның Атказанган транспорт хезмәткәре» исеменә «Ремдизель» предприятиесенең 4нче разрядлы машина йөртүчесе Гомәр Хәбиров лаек булды. «ТРның Атказанган төзүчесе» мактаулы бүләген «Чаллы-Икмәге» җәмгыятенең төзелеш-монтажлау бүлеге монтажлаучысы Тәлгать Шакировка тапшырдылар.  
ТРның Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатлары белән «Домкор Индустрия» предприятиесенең 5нче разрядлы слесарь-ремонтлаучысы Рәдис Хамаев һәм Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты баш бухгалтеры Надежда Хлебникова  бүләкләнделәр. 
ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәният өлкәсендә казанышлары өчен» күкрәк билгесен Яр Чаллы картиналар галереясе директоры урынбасары Әлфия Гариповага тапшырдылар. 
Шәһәр мэры рәхмәт хатына «Мастеровые» рус драма театрының вокал буенча репетиторы, танылган шәһәр җырчысы Алена Иванова лаек булды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация