Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мэр паркларны тикшерде

Шә­һәр мэ­ры На­ил Мәһ­ди­ев җа­вап­лы җи­тәк­че­ләр бе­лән бер­гә ЗЯБ һәм ГЭС бис­тә­лә­рен­дә­ге иҗ­ти­ма­гый киң­лек­ләр­не җен­тек­ләп тик­шер­де һәм җи­теш­сез­лек­ләр­не бе­те­рү бу­ры­чы куй­ды. 

Ул Чаллы татар дәүләт драма театры янындагы Марат Бибишев исемендәге парктагы чүп савытларының тышын юарга, мәйданны тәмәке төпчекләреннән чистартырга, агач һәм куакларны тәртипкә китерергә, чәчәкләр утыртырга кушты.
Тукай яр буенда газоннарга тиз арада автомат су сибү системасы проектын эшләргә тәкъдим итте. Наил Гамбәрович яңгыр сулары ага торган коелар һәм чәчәк түтәлләрен дә тәртиптә тотарга боерды.
Иҗтимагый киңлекләрдә бәдрәфләр мәсьәләсе дә читтә калмады. Мэр физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен барлык уңайлыклары булган бәдрәф ачарга кирәклеген әйтте. Биредә елга ярына төшү юлын төзекләндереп, күперне дә буярга кушты. Тинчурин бульварында исә балалар шәһәрчеген тиешле дәрәҗәгә китерергә һәм паркны яшелләндерергә кирәклеген искәртте. Бу эшләр 20 августка кадәр тәмамланырга тиеш.
Чаллы – республикада гына түгел, Россиядә дә иң төзек һәм иң яшел шәһәрләрнең берсе. Парклар һәм скверларның мэр кушкан вакытка тәртипкә китереләчәгенә шигебез юк.  Шәһәрдәшләр дә кеше хезмәтен бәяләргә өйрәнсеннәр иде. Кулдагы тәмәке төпчеген яисә башка чүп-чарны махсус урнага салу авыр түгел бит?! Көчен кая куярга белмәүчеләр балалар мәйданчыгындагы таганнарны ватканчы, спорт белән шөгыльләнсәләр файдасы күбрәк булачак. Парк һәм скверларга видеокамералар куеп, вандалларны җәзага тарту да уңай нәтиҗә бирер һәм башкаларга сабак булыр иде.
Зөлфия ГАЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация