Өметләр акланган ел булсын
Яңа елга аяк басканда һәр кеше үзенчә теләк теләгәндер. Быел барысы да әйбәт, уң булсын иде дип әйтү яхшы нәрсә, һич шик юк. Чыннан да, җанда өметләр зурдан, ә чынбарлык нәрсәләр вәгъдә итә соң? Яңа ел белән бергә тормышыбызга яңа законнар-кагыйдәләр керә. "Яхшы хәбәрдән башларгамы, әллә начарыннанмы?", дигәндәй... Әйбәтеннән башлыйк....
Яңа елга аяк басканда һәр кеше үзенчә теләк теләгәндер. Быел барысы да әйбәт, уң булсын иде дип әйтү яхшы нәрсә, һич шик юк. Чыннан да, җанда өметләр зурдан, ә чынбарлык нәрсәләр вәгъдә итә соң? Яңа ел белән бергә тормышыбызга яңа законнар-кагыйдәләр керә. "Яхшы хәбәрдән башларгамы, әллә начарыннанмы?", дигәндәй... Әйбәтеннән башлыйк.
Яшь гаиләләр сөенсен, быелдан башлап, ана капиталы күләме 475 мең сум була. Әмма аны билгеле бер максатларга тотуны, юк-барга әрәм-шәрәм итмәүне хөкүмәт вәкилләре күзәтеп торачак.
Пенсионерларга юлда йөрү өчен бирелә торган айлык социаль дәүләт ярдәменең күләме үзгәрә. Айлык кереме 20 меңнән артык булганнарга - 280 сум, азрак керемле пенсионерларга 427 сум булачак. Юлда йөрү өчен бердәм айлык социаль билет бәясе олыларга - 427 сум, ә балаларга 280 сум булыр дип көтелә.
1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4 процентка арта. Рәсми рәвештә эшләүчеләргә бу яңалык кагылмый, ягъни аларның пенсия суммалары шул килеш кала.
Алдагы яңалык пенсиягә чыгучылар өчен мөһим булыр. Пенсиягә чыккан хезмәт ветеранының уртача айлык кереме 20 меңнән артыграк икән, аңа аерым ташламалар булмый. Пенсия акчасы, аңа эшләгән хезмәт хакы да кушылып, алда әйтелгән суммадан артып китә икән, ташламаларга өмет итмәскә кирәк. Дөрес, бу исемгә кайчандыр лаек булганнар, һәрвакыттагыча, торак-коммуналь хезмәтләргә, телефонга түләгәндә 50 процент ташламадан һәм субсидиядән файдалану, бушлай протез куйдыру һәм колагы ишетмәүдән дәвалана алу хокукын югалтмый.
Машина йөртүчеләр өчен шатлык булмаса да, уңайга үзгәреш бар: юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процент ташлама ясалачак. Ул нибары өч атна вакыт эчендә генә гамәлдә була. "Бәхет хатлары" почта аша килеп җиткәнче, шактый вакыт, кайчакта егерме көн үтеп киткән була. Шуңа да, штрафларым юкмы икән дип, һәр машина йөртүче uslugi.tatarstan.ru, gibdd.ru һәм gosuslugi.ru сайтларындагы шәхси кабинетына көн дә кереп караса, яхшырак булыр.
Инде бик күңелле булмаган хәбәрләрнең кайберләрен җиткерик.
2016 елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләргә түләү бәясе арта. Газга бәя арту - 7,5, электр уты өчен - 7, су белән тәэмин итү һәм канализация 6 процент тирәсе, ә җылылык өчен 8 процент булачак. 80 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүчеләрдән капиталь ремонтка акча алынмаячак. 70 яшьтән өлкәнрәкләр, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар, инвалид балалары булганнар взносның илле процентын гына түләячәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин законга кул куйды.
Сабыйларын балалар бакчаларына йөртүчеләргә дә "бүләк" - түләү арта. Бәяләр уртача 8 процентка күтәреләчәк.
Чаллы халкына исә шәһәр транспортында йөргән өчен яңа елда 20 сум түләргә туры киләчәк. Бу хакта инде хәбәр иткән идек.
Тормышта шатлыклар да, кыенлыклар да булмый калмый, барысын да ил белән бергә кичерербез. Ә иң мөһиме, исән-сау булыйк. 2016 елда һәр кешенең аерым зур куанычы булсын дип телим. Өметләр акланган ел булсын!
Мирһади Разов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев